Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кораллы җинаятьченең мәктәпкә баруын алты кеше күргән, берсе дә хәбәр итмәгән

Илназ Галәвиев мәктәп эчендә сигез минут булган.

news_top_970_100
Кораллы җинаятьченең мәктәпкә баруын алты кеше күргән, берсе дә хәбәр итмәгән
Салават Камалетдинов

Инстаграмда 175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев эләккән камералардан видео чыкты.

Ул өеннән мәктәпкә кадәр биш минуттан да кимрәк барган. Туганлык урамында урнашкан йортыннан 175нче гимназиягә кадәр ара якынча 400 метрны тәшкил итә. Камералардан күренгәнчә, җинаятьче тыныч һәм ышанычлы атлап бара.

Шул вакыт эчендә кулына корал тоткан кешене ким дигәндә алты кеше күргән. Каршына килгән бер хатын-кыз белән ул кулын болгап исәнләшеп уза, икенче кешегә юл аша кул болгый. Галәвиевне күргән кешеләрнең берсе дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән.

9:25 сәгатьтә ул мәктәпкә керә, 9:33 — кулын күтәргән килеш чыга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100