Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Умартачылар чаң суга: күрше республикада бал кортлары үлә

Инде меңләгән умарта юкка чыккан.

news_top_970_100
Умартачылар чаң суга: күрше республикада бал кортлары үлә
https://pixabay.com/ru

Башкортстанның биш районында яшәүче умартачылар зур зыян турында чаң суга: урманнарда күбәйгән ефәк кортын агулаганнан соң бал кортлары да үлгән. Юкка чыккан умарталарның саны меңләгән.

«Бал кортларының һәлак булуы турында беренче хәбәрләр 26-28 май көннәрендә булды. Күгәрчен районындагы Мәксүт һәм Мраково авыллары умартачылары бал кортларының кинәт үлүе турында әйтте. Шундый ук хәл Йылайыр һәм Зианчура районнарында да булган. Без моны урманнарда ефәк кортын агулау нәтиҗәсе дип уйлыйбыз», — дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгына Россия умартачыларының башкорт бүлеге җитәкчесе Алексей Саймойлов.

«Үлгән бал кортларын Барнаулга экспертизага җибәрдек. Бәланең сәбәбе токсик агулану булуына шигебез юк. Урманнар өстеннән агу сибүче очкыч узганнан соң бер-ике көннән булды бу хәл. Прокуратурага, районнар башлыкларына, урман хуҗалыгы министрлыгына, авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Агу сибүне туктатуларын сорыйбыз, ләкин урман хуҗалыгы министрлыгында бу адымга бармыйлар. Торак пунктлар тирәсендә биш километр чамасы чиста зона оештыруларын сорадык. Якын арада бу карар кабул ителер дип ышанабыз», — дип сөйләгән умартачы.

Белгеч әйтүенчә, мондый хәлне ул беренче тапкыр күзәтә. Ул үзенә 55 яшь булуын, 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүен әйткән.

Ефәк корты нәрсәсе белән куркыныч һәм Башкортстан җитәкчелеге аны ни өчен агуларга булган соң?

12нче майдан Башкортстан республикасы башлыгы карары нигезендә, Баймак, Йылайыр, Зианчура, Күгәрчен, Хәйбулла районнарында урманнарда ефәк корты үрчү белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Ефәк корты урманнарны ашаучы куркыныч корт, бу районнарда ул агачтагы яфракларның 75% ашап бетергән булган. Шуңа аны агулау турында карар кабул ителгән. Бу максатларга федераль бюджеттан 259.3 млн сум, Башкортстан бюджетыннан 65 млн сум бүлеп бирелгән.

«Ефәк корты 10-12 елга бер тапкыр нәсел чыгара. 2010-2011 елларда бу корт һөҗүменә Әлшәй, Туймазы, Бәләбәй районнары дучар булды. Хәзер шул ук хәл Башкортстанның үзәк өлешендә кабатлана», — дип сөйләгән Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече Динил Әхмәтов.

Ефәк кортының табигатьтә дошманнары юк, шуңа аның үрчүен контрольдә тотып булмый. Башкортстанга ул Оренбург өлкәсеннән кергән.

Хәзерге вакытта ефәк корты Башкортстанның Баймак, Йылайыр, Зианчура, Күгәрчен, Хәйбулла районнарында һөҗүм итә. Бу районнар Татарстан белән чиктәш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100