news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Табиблар коронавирусның симптомнары үзгәрү турында кисәтә

Элек коронавирус симптомнары дип ютәл, температура күтәрелү саналса, хәзер яңа симптомнар өстәлгән.

news_top
Табиблар коронавирусның симптомнары үзгәрү турында кисәтә
https://pixabay.com/ru

Коронавирус белән авыручыларда яңа симптомнар күзәтелә башлаган. Бу турыда Лондонның Патшалык колледжы галим-табиблары кисәтә.

Галимнәр коронавирусның яңа штаммнары симптомнарга үзгәрешләр керткәнен ачыклаган. Хәзер коронавирус белән авыручыларда баш авырту, томау һәм тамак авырту күзәтелә.

Патшалык колледжы профессоры Тим Спектор сүзләренчә, ковид хәзер салкын тию симптомнарына охшаш. Бигрәк тә авыруны җиңел уздыручы яшьләр чирне нәкъ шулай кичерә, ди ул.

Коронавирус симптомнары арасында беренче урынны баш авырту алып тора. Икенче урында — тамак авырту, аннары томау һәм температура күтәрелү. Ютәл булмаска да мөмкин. Ә ис һәм тәм тоймау кебек симптом хәзер сирәгрәк күзәтелә башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар