Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның мөфтие Камил Сәмигуллин коронавирустан саклану догаларын әйтте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коронавирустан саклану өчен кайбер киңәшләрне үтәргә куша.

news_top_970_100
Татарстанның мөфтие Камил Сәмигуллин коронавирустан саклану догаларын әйтте
pixabay.com/ru

1. Вирус йоктыру ихтималы югары булган илләргә бармый тору. Имам Бохари җыентыгындагы хәдистә әйтелгән:

عن النبي صلى الله عليه و سلم أنه قال: إذا سمعتم بالطاعون في الأرض فلا تدخلوها و إذا وقع بأرض و أنتم بها فلا تخرجوا منه.

(صحيح البخاري/٥٧٢٨)

«Әгәр берәр илдә чума булуы турында ишетсәгез, анда бармагыз; әгәр инде чума сез яшәгән җирлектә таралса, аннан чыгып китмәгез». (5728)

Шулай итеп, Пәйгамбәр 1400 еллар элек үк эпидемия таралганда үзеңне дөрес тоту нигезләрен булдырган.

2. Чисталыкка һәм гигиенага аерым игътибар бирү. «Сәхих» хәдисләр җыентыгында Пәйгамбәрнең сүзләре китерелә:

الطهور شطر الإيمان

«Чисталык — иманның яртысы». (223).

3. Ютәлләгәндә һәм йөткергәндә гигиена кагыйдәләрен үтәү. Әбү Хурәйрә тапшырган хәдистә әйтелгән:

أن النبي صلى الله عليه و سلم كان إذا عطس غطى وجهه بيده أو بثوبه (سنن الترمذي/٢٧٤٥)

«Пәйгамбәр йөткергән вакытта авызын кулы яки тукыма кисәге белән каплаган». (Тирмизи/2745)

4. Бүлмәне даими дезинфекцияләп торырга кирәк, чөнки вирус һавадан күчә. Аллаһ илчесе әйткән:

تبخروا في بيوتكم باللبان و المر و الصعتر (المطالب العالية/٢٤٤٨)

«Өйләрегездә ладан, мирра һәм тимьян үләннәрен төтәтегез». (Әл Мәтәлиб Әл Алия/2448)

Теләсә нинди дезинфекция чарасы кулланырга була.

5. Якыннарыгыз, әти-әниләрегез һәм балаларыгыз өчен җаваплылык хисе турында онытмагыз. Якын кешеләребезгә профилактика чаралары турында сөйләргә тиешбез.

Пәйгамбәр әйткән:

كلكم راع و كلكم مسؤول عن رعيته

«Без һәммәбез дә көтүче, һәм һәрбер көтүче үз көтүе өчен җаваплы». (Бохари).

6. Аллаһтан гөнаһларны ярлыкауны һәм дөньядагы барлык мөселманнар өчен иминлек сорарга.

Коръәндә әйтелгән:

إن الله لا يغيِّر ما بقوم حتى يغيروا ما بأنفسهم (الرعد/١١)

«Халык үз хәлен үзе яхшырта башламаса, Аллаһ халыкның тормышын яхшыртмаячак». (Ар Ра’д/11).

7. Ешрак догалар кабатларга.

اللهم إني أعوذ بك من البرص و الجنون و الجذام و من سيئ الأسقام (١٥٥٤)

«Аллаһым, акылсызлыктан, начар авырулардан саклавыңны сорыйм». (1554)

8. Әгәр кеше хәлсезлек сизә икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Ән-Нәхл» сүрәсенең 43 аятендә әйтелгән:

فاسألوا أهل الذكر إن كنتم لا تعلمون

«Әгәр нәрсәне дә булса белмисез икән, аны белемле кешеләрдән сорагыз».

Шулай ук хәлсезлек сизгән кеше, вирусны башкаларга йоктырудан сакланырга тиеш. Шуңа күрә җәмәгать урыннарында өйрүдән тыелып торырга кирәк.

Имамнар өчен киңәшләр

1. Мөмкинлек булганда азан һәм камәт арасындагы вакытны кыскартырга кирәк.

2. Мөмкинлектән чыгып, җомга хөтбәсен һәм мөселманнар йөрергә тиешле башка бәйрәм чараларын кыскартырга (мәсәлән, Корбан гаете яки авыз ачу мәҗлесләре).

3. Эпидемия таралган вакытта тәртип кагыйдәләре турында мәхәллә халкына сөйләү.

Аллаһ безне бу сынаудан сакласын һәм өммәтнең хәлен җиңеләйтсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100