Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәгариф министры: «Алтынчы сыйныфта укучы кызымның мобиль телефоны юк»

Сергей Кравцов мәктәп укучыларының телефоны булырга мөмкин, тик аларны дәрестә кулланырга ярамый, дип саный.

news_top_970_100
Мәгариф министры: «Алтынчы сыйныфта укучы кызымның мобиль телефоны юк»
https://pixabay.com

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәп укучылары дәрестә телефон кулланмаска тиеш дип саный. Бу турыда ул «Россия1» телеканалы эфирында әйтте, дип яза РИА Новости.

Министр алтынчы сыйныфта укучы кызының әлегә мобиль телефоны булмавын әйткән.

«Мобиль телефонны нәкъ менә уку процессында, дәрестә кулланмау хәерле», — ди министр.

Ул мәктәпкә кергәндә телефонны тапшыру-тапшырмау мәсьәләсен уку йорты үзе хәл итәргә тиеш дип саный.

«Мин әти буларак уйлаганча, баланың кайда булуын белергә кирәк, ләкин дәрестә, әти-әни баланың класста булуын белгән вакытта, мобиль телефон я сүндерелгән булырга, я янда ятарга тиеш», — ди Кравцов.

Кравцов сүзләренчә, форс-мажор килеп чыккан очракта әти-әниләр мәктәп директоры белән элемтәгә керә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100