Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы түрә хатын пособиеләр зур булганга эшсезләр саны арта, дип саный

Мэриядәге оперативка социаль челтәрләрдә туры эфирда күрсәтелгән.

news_top_970_100

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге Мәшгульлек үзәге директорының урынбасары шәһәрдә кадрлар булмауга зарланган һәм эшсезлекнең сәбәбе пособиеләр зур булуда дип санавын әйткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ведомствода эш эзләүче дүрт меңнән артык кеше теркәлгән.

«Эш бирүчеләр эш урыннарына кеше таба алмый. Эшсезлек буенча пособие күләме югары булу сәбәпле, гражданнар эшкә урнашудан баш тарта», — дип сөйләгән Мәшгульлек үзәге директорының урынбасары. Аның сүзләрен «Комсомольская правда» китерә.

Түрә хатын сүзләренчә, Нефтекама шәһәрендә эшсезлек буенча пособие 5 175 сум, гаиләдә бала булса, пособие тагын өч меңгә арта. Өч баласы булган кеше хезмәт хакының минималь күләменнән зуррак пособие алачак, дип санап чыгара түрә хатын.

«Мәшгульлек үзәгендә акча алып булгач, кеше ник эшләп торсын?» — ди ул.

Түрәнең сүзләре социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган. «Пособиенең максималь күләме — минималка. Ул чагында нинди хезмәт хакы тәкъдим итә соң алар? 8 мең? Бу хатын үзе шушы суммага бер ай яшәп карарга теләмиме икән?» — дип яза Наталья Попова.

«Тагын бер оятсыз түрәне эштән азат итәрләр бәлки?» — ди Анита Лисовская.

«Минималь 5 мең? Кайда бар андый пособие?» — дип гаҗәпләнә Рәсүл Умалатов.

Әлеге вакыйга Нефтекама шәһәре мэриясендә оператив киңәшмә вакытында булган. Мэриядәге оперативка социаль челтәрләрдә туры эфирда күрсәтелгән. Аннары бу сүзләр әйтелгән мизгел «Нефтекамск 24» телеканалында да чыккан.

Видеода Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиев кешеләрнең ни сәбәпле эшкә урнашмавы турында сорый. Мәшгульлек үзәге вәкиленең елмаеп җавап кайтарганы күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100