Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Билл Гейтс коронавирус пандемиясе кайчан бетәсен әйтте

Microsoft хуҗасы вакцинаны тиз-тиз ясау да куркыныч булырга мөмкин дип саный.

news_top_970_100

Covid-19 вирусы пандемиясе әле тагын ике ел ярым чамасы дәвам итәргә мөмкин. Бу турыда Microsoft корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс Wired басмасына интервьюда әйткән. «Татар-информ» шул хакта язды.

«Бай дөнья бу әйберне (пандемияне — Т.И.) 2021 ел азагына җиңәр, ә бөтен дөнья 2022 ел азагына», — дип фаразлый эшмәкәр һәм хәйрияче. 

Гейтс фикеренчә, 2020 ел башындагы тормышка кире кайту өчен еллар таләп ителә. «Бу Беренче Бөтендөнья сугышы да, Икенче Бөтендөнья сугышы да түгел. Ләкин аның тискәре нәтиҗәләренең масштаблары шуңа тәңгәл килердәй», — ди ул.

Шул ук вакытта миллиардер вакцинаны тиз генә ясау куркыныч һәм нәтиҗәле булмаган препаратларны хуплауга китерергә мөмкин дип борчыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100