news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Украина президенты Зеленский белән телефоннан сөйләште

Путин Украина президенты Зеленский белән телефоннан сөйләште

news_top
Путин Украина президенты Зеленский белән телефоннан сөйләште
Владимир Путин Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшкән. Бу хакта рәсми Кремль хәбәр итә.

Кремль сайтында инициативаның Украина ягыннан булуы хәбәр ителә.

Сүз Украинаның көньяк-көнчыгышындагы һәм ике якның да тоткарланган шәхесләрен кайтаруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү турында барган. Бу эшне эскпертлар дәрәҗәсендә дәвам итү турында килешенгән. 

Моңа кадәр Путин сөйләшүләрдән баш тартмаячагы турында әйткән иде. Ул бу хакта Украинаның яңа хөкүмәте формалашкач һәм илнең парламентына сайлаулар узгач нәтиҗәле сөйләшеп булачагын белдерде. 

Бу Россия һәм Украина президентларының беренче тапкыр телефоннан сөйләшүе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар