Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын бер тел юкка чыкты - Россиядә алеут телендә сөйләшүче соңгы кеше вафат

Ил территориясендә бу телдә сөйләшүче бер кеше дә калмаган.

news_top_970_100
Тагын бер тел юкка чыкты - Россиядә алеут телендә сөйләшүче соңгы кеше вафат
https://pixabay.com

Россиядә Беринг утравында яшәүче 93 яшьлек Вера Тимошенко вафат булган. Ул — алеут теленең беринг диалектында сөйләшүче соңгы кеше булган. Бу турыда Төньякта яшәүче аз санлы халыклар берлегенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Россиядә бер тел кимеде. Беринг утравындагы Никольское авылында алеут теленең беринг диалектында сөйләшүче соңгы кеше — Вера Терентьевна Тимошенко 93 яшендә вафат», — дигән «Телләр иле» проектының җитәкчесе Василий Харитонов.

Эксперт Евгений Головко раслаганча, ил территориясендә бу телдә сөйләшүче бер кеше дә калмаган.

Телне үзлегеннән өйрәнүче кешеләр бар, алар бу телне Берингта (Камчатка өлкәсе) яшәүчеләргә укытырга җыена, диелә бу хәбәрдә.

Интернеттагы белешмә буенча, лингвист-галимнәр илдә 150 чамасы тел бар дип исәпли. Соңгы 150 елда унбишләп тел бөтенләй юкка чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100