news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешеләр сәүдә үзәгенә үтүк, тавык QR-кодын күрсәтеп кергән

Кибеткә кергәндә кер юа торган машина кодын да күрсәтүчеләр булган.

news_top
Кешеләр сәүдә үзәгенә үтүк, тавык QR-кодын күрсәтеп кергән
https://pixabay.com

Ростов өлкәсендә сәүдә үзәкләренә тавык, үтүк тасвирланган QR-кодлар белән кереп йөргән. Моны Роспотребнадзор ачыклаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Сәүдә үзәгенә кергәндә кер юа торган машина кодын да күрсәтүчеләр булган. Ведомство башлыгы Евгений Ковалев сүзләренчә, кешеләр бу эшкә формаль карый, битлек тә кимиләр.

«Әйе, код укый торган җайланмага телефон күрсәтәләр. Без берничә тапкыр үтүк, кер юа торган машина, тавык коды күрсәтеп керүчеләр булуын да ачыкладык. Кызганыч, мондый хәл бар», — ди Ковалев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар