Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә кышкы каникул кайчан башлана?

Чираттагы каникул ике атна булачак.

news_top_970_100
Мәктәптә кышкы каникул кайчан башлана?

Быел мәктәптә кышкы каникул 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Әлеге мәгълүматны Чаллы мэриясендә киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйткән.

Чаллы укучылары шәһәр читендәге профильле спорт сменаларында һәм «Нур» яшьләр үзәгендә «Перспектива»да ял итә алачак.

«Бөтен оешмаларда да янгын куркынычсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж уздырыла. Санитар эшкәртүгә, термометриягә һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәүгә аеруча игътибар биреләчәк. Чараларны үткәргәндә балалар саны чикле була, әти-әниләр һәм фотографлар чакырылмый, битлек режимы үтәлә», — дип сөйләгән Рамил Хәлимов.

Казанда 25 декабрьдә узачак Президент чыршы бәйрәменә Чаллыдан 300 бала киләчәк, диелә бу хәбәрдә.

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучыларына кышкы каникулларны озайтырга уйламыйлар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

«Каникуллар озайту уңаеннан без сөйләшүләр алып бармыйбыз. Бездә барысы да тәртип буенча. Закон буенча каникул вакыты уку елы дәвамында 30 көн тәшкил итә. Кышкы каникуллардан соң язгы каникулларга күбрәк вакыт калдырабыз, чөнки бу чорга балалар һәм укытучылар арыган була. Шуңа күрә каникулларга күбрәк вакыт бу чорда булырга тиеш», — диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин шулай ук балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре турында да әйтте. Чаралар Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәгәндә узачак.

«Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үз расписаниеләре буенча, кеше күп җыймыйча, үз төркемнәрендә һәм сыйныфларында бу чаралар үткәреләчәк. Бигрәк тә балалар бакчаларында Чыршы бәйрәме кирәк. Балаларга Чыршы бәйрәмен ни өчен гамәлдән чыгаруыбызны аңлата алмыйсың, алар моны аңламый. Без мондый чараларны үткәрергә тиеш дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте министр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100