Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграм хуҗасы: «Челтәр балалар өчен ябыла, олылар өчен чикләүләр кертелә»

Инстаграм социаль челтәре 13 яшьтән кечерәкләрне кертмәячәк.

news_top_970_100
Инстаграм хуҗасы: «Челтәр балалар өчен ябыла, олылар өчен чикләүләр кертелә»
https://pixabay.com

Инстаграм социаль челтәре башлыгы Адам Моссери АКШ конгрессында чыгыш ясады. Аны бирегә социаль челтәрнең балалар психикасына начар йогынтысы турындагы җәнҗаллы эш буенча чакырганнар. Ул киләчәктә инстаграмга 13 яшьтән кечерәкләрне кертмәүләрен, олылар исә челтәрдә калган балигъ булмаганнар белән аралаша алмаячагын әйтте. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Без яңа технология, яңа алгоритмнар ясыйбыз. Алар 13 яшьтән кечерәкләрнең хисап язмаларын табып, бетерергә ярдәм итәчәк. 18дән кечерәк һәм 18дән олыраклар өчен Инстаграмның яңа версиясен ясарга җыенабыз», — ди Адам Моссери.

Ләкин бу планнарны тормышка ашыру шактый кыен булачак. Мәсәлән, кеше аккаунт ясаганда, аңа ничә яшь икәнен тикшерү алымы әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100