Билл Гейтс коронавирусның кайчан бетәчәген әйтте | intertat.tatar

Билл Гейтс коронавирусның кайчан бетәчәген әйтте

Аның сүзләренчә, кешеләр коронавирус турында һәр көз саен COVID-19 һәм грипп вакцинасы алган чакта гына искә төшерәчәк.

Коронавирус пандемиясенең «кискен фазасы» 2022 елда бетәчәк, ди Microsoft оешмасына нигез салучы Билл Гейтс. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Бер-ике елдан сез вирус турында бары тик һәр көз саен COVID-19 һәм грипп вакцинасы алган чакта гына искә төшерерсез дип өметләнәм», — дигән ул GatesNotes блогында.

Моннан тыш, Гейтс «омикрон» штаммы белән авыруның артуы «куркыныч» дигән.