Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кабер ташы һәм чардуган кую кагыйдәләре чыкты

Зиратта каберлектә төрле эшләр башкару өчен махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_top_970_100
Казанда кабер ташы һәм чардуган кую кагыйдәләре чыкты
Илнар Төхбәтов

Кабер ташлары, чардуганнар, обелисклар, скульптура, чәчәклекләр һәм мәрхүмне җирләү территориясендә урнашкан башка әйберләр турында тиешле указ шәһәр хакимиятенең электрон документлар җыентыгында чыкты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Хәзер каберлек территориясендә үтәргә тишле кагыйдәләр арасына түбәндәгеләр керә:

  • Каберлек өстендәге корылмалар участок мәйданыннан чыкмаска тиеш;
  • Каберлек өстендәге корылмалар зират буйлап йөрүгә һәм төзекләндерү эшләренә комачауламаска тиеш;
  • Каберлек өстендәге корылмалар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел, аерым алганда, чардуганга кадый һәм кисә торган элементлар куярга ярамый;
  • Чардуганның биеклеге 0,5 метрдан артмаска, кабер ташлары, һәйкәлләр һәм скульптура биеклеге ике метрдан артмаска тиеш;
  • Җирләү урыны өчен җаваплы кешеләр кабер корылмаларын сакларга тиеш;
  • Каберлек өстендәге корылмаларга мәрхүм турында дөрес булмаган биографик мәгълүмат кую тыела;
  • Каберлек өстендәге корылмада башка гражданнарны рәнҗетүче символлар булырга тиеш түгел;
  • Кабер корылмаларын урнаштыру күршедәге каберләргә һәм зиратны төзекләндерүгә тәэсир итмәскә тиеш;
  • Каберлек өстендәге корылмалар тотрыклы итеп урнаштырылырга тиеш;
  • Корылмаларны агачлар ауган очрактан, вандализм һәм табигый бәла-каза очракларыннан иминиятләштерү киңәш ителә.

Кабер өслегенә корылма урнаштырырга рөхсәт алу өчен зират җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барлык эшләрне махсус хезмәтләр генә һәм 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр башкара ала.

Кабер янына машина белән керергә ярамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100