Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Татарстан җитәкчелеге паркта Бөек Ватан сугышында җитештерелгән хәрби техниканы карады һәм ачык һава музее белән танышып чыкты.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алды, алар хөрмәтенә урнаштырылган "Мәңгелек ут" һәйкәл комплексында чәчәкләр салды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

«Барыгызны дә бәйрәм белән котлыйм. Исәнлек-саулык телим. Сакланып йөрегез», — дип котлады ветераннарны һәм тыл ветераннарын Рөстәм Миңнеханов.

Рәсми затлар Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы дәверендәге хәрби техникасы күргәзмәсен дә карады. Паркта танклар, броньлаштырылган хәрби күзәтү-диверсион машинасы, хәбри десант машиналары, танкларга каршы артиллерия туплары, артиллерик җайланмалары, очкычлар һ.б. техника бар.

Мәрмәрдән эшләнгән мемориал комплексның элмә такталарында Татарстанның 236 Советлар Союзы Герое һәм Дан ордены Тулы Кавалер исемнәре мәңгеләштерелгән.

Президент «Казан — хезмәт даны шәһәре» күргәзмәсен дә карады. Күргәзмәдә Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында фронт өчен нәрсә җитештерелгәнлеге, нинди ачышлар ясалганлыгы, медицина өлкәсендә ниләр башкарылганлыгы язылган. 

Алга таба Татарстан җитәкчелеге Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәл алдында баш иеп, чәчәкләр салды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100