news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Абхазия президенты Рауль Хаджимбага каршылар хакимият бинасына бәреп кергән

Президент сайлавы вакытында Рауль Хаджимбаның җиңүе белән килешмәүчеләр Сухумдагы бинаны басып алган һәм эчтә баррикада оештырган.

news_top
Абхазия президенты Рауль Хаджимбага каршылар хакимият бинасына бәреп кергән
Видеодан скриншот

Протест белдерүчеләр Абхазия президенты администарциясенә һөҗүм иткән, берничә дистә кеше Сухумдагы бинаны басып алган һәм эчтә баррикада оештырган, дип яза «Вести» сайты.

Администрация каршындагы мәйданда 500 дән 1000 гә кадәр кеше җыелган. Алар республикада 8 сентябрьдә узган президент сайлауларының икенче туры нәтиҗәләрен кире карауны таләп итә.

Рауль Хаджимбага оттырган кандидат Алхас Квициниа судка мөрәҗәгать иткән, әмма аның мөрәҗәгатен кире каканнар. Бүген кассацион инстанция суды судьяны читләштерү турындагы ходатайствоны хуплаган — эш кабаттан каралачак. Әмма бу протест белдерүчеләр президент администрациясенең беренче катындагы тәрәзә һәм пыялаларны ватып, бинага басып кергәч булган.

Фетнәчеләр бина эчендә баррикада оештырган. Хәрбиләрнең аларны бинадан куып чыгарырга омтылуы барып чыкмаган. Бәрелеш вакытында берничә кешенең зыян күрүе хәбәр ителә. Әлегә аларның төгәл саны билгесез.

Рауль Хаджимба бинадан китмәячәкмен дип белдергән иде. Әмма аның бинадан качып китүе билгеле булды.

Хакимият бу хәлне дәүләт фетнәсе ясарга омтылу дип бәяләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар