Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чабаксарда укытучы хатын балаларны «хәерчеләр» дип сүккән

Ул хәзер үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

news_top_970_100
Чабаксарда укытучы хатын балаларны «хәерчеләр» дип сүккән
https://pixabay.com

Чабаксар шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы хатын бишенче сыйныфта укучы балаларны «хәерчеләр», «ачтамаклар» дип сүккән. Хәзер ул үз теләге белән мәктәптән китү турында гариза язган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Укытучының дорфалыгы турында хәбәр узган шимбәдә матбугат чараларында барлыкка килде. Алар укытучының «бик хисле» әңгәмәсе яздырылган диктофон язмасын чыгарды. Хатын-кыз тавышы балаларны идәндәге эзләр һәм аунап яткан чүп-чар өчен ачулана,

Аудиоязманы бишенче сыйныфта укучы бала яздырган дип хәбәр ителә. Укытучы «ачтамаклар», «хәерчеләр», «дуңгызлар» һәм тагын башка ямьсез сүзләр әйтә. Аның рус теле һәм әдәбияты укытучысы икәнлеге билгеле була.

Чувашия прокуратурасы тикшерү оештыра. Аннары мәктәп эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк.

Чабаксар шәһәре Мәгариф идарәсе белешмәсе буенча, әлеге вакыйга 4 сентябрьдә 56 нчы номерлы мәктәптә була. «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы бишенче сыйныф укучыларына тавышын күтәрә. 5 сентябрьдә Мәгариф идарәсе тикшерү үткәрде. Аның нәтиҗәләре буенча, укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылды, ул үз теләге белән мәктәптәге вазифасыннан китте», диелә хәбәрдә.

Мәгариф идарәсе мәктәп директоры Светлана Короткованың гафу үтенү сүзләрен дә хәбәр итә. «Укытучы чыннан да үзен профессионал итеп күрсәтми, ул педагогик этика кодексын боза. Ләкин бер укытучының уйланмаган гамәле аркасында бөтен кеше турында бертөрле фикер йөртергә кирәкми», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100