Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дарусыз калган авыр хәлдәге пациентлар бүген ничек яши?

COVID-19га каршы көрәшү өчен күп көч һәм ресурс сарыф ителә. Шул сәбәпле, бюджет хисабына кыйммәтле дарулар ала торган авыр чирле кешеләр дәвалануны туктатып торырга мәҗбүр.

news_top_970_100
Дарусыз калган авыр хәлдәге пациентлар бүген ничек яши?
pixabay.com/ru

Хәтта элек тормыш өчен кирәкле һәм мөһим препаратларны ирекле рәвештә ала алган кешеләр дә бернәрсәсез калды: бу дарулар бер мизгелдә даруханә киштәләреннән юкка чыкты, ил чикләре ябылу сәбәпле импорт даруларын да алып булмый. Яшәү өчен кирәкле даруларсыз калган авыруларның ничек көн күрүен РИА Новости яза.

Авыр патология

Ростов-Дон шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек Дарья Юкляевская сирәк очрый торган кан авыруы белән чирли. Аңа «пароксизмальная ночная гемоглобинурия» диагнозы куелган. «Бу патология булганда гемоглобин төшә, тире катламы агара, көчле хәлсезлек күзәтелә, — дип сөйли Дарья авыру симптомнары турында. — 2008 елдан бирле авырыйм. Әмма төгәл диагнозны бары тик алты елдан соң гына куйдылар. Ә даруларны 2015 елдан ала башладым. Башта „Солирис“ дигән дару кулландым. Ике ел элек „Элизария“ дип аталган арзанлырак аналогына күчерделәр».

Инъекцияләр атнага ике тапкыр. Бер укол 2,2 миллион сумга чыга. Коронавирус эпидемиясенә кадәр Дарьяга бу препаратны даими биреп барганнар. Ә март аенда аңа: «Якын арада инъекцияне көтәргә кирәкми, чөнки барлык ресурслар COVID-19 белән көрәшүгә юнәлгән», — дип әйтәләр. «Апрель башында мин җирле Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Миңа дарулар булмаячак дип, бары тик 22 апрельдә генә җавап бирделәр. Шуннан соң мин мөмкин булган барлык җирле һәм федераль инстанцияләргә дә шалтыратып чыктым. Тик әлегә бернинди нәтиҗә дә юк, — дип борчыла Дарья. — Табиблар әйтүенчә, препарат складларда ята. Тик хастаханә аларны сатып ала алмый. Ә аналоглары юк. Хәзер тикшеренүләр дә уздырмыйлар. Мин хәтта экспериментларга да әзер, бернәрсәсез генә калырга язмасын!»

Инъекцияне 29 апрельдә ясарга тиеш булганнар. Күпме «түзеп торырга» туры килер, әлегә билгесез. «Диагноз куйганчы миндә еш кына гемолиз, ягъни кискенләшү була торган иде, бу вакытта кан сидек белән чыга. Шул сәбәпле бөерләргә бик авырга туры килә. Дәвалануны кичектереп тору миңа үлем куркынычы тудыра».

Волчанка

Туапседа яшәүче Ирина Евгеньева (исеме үзгәртелгән) кызыл волчанка дигән аутоиммун авыруы белән чирли. Организм сәламәт күзәнәкләргә карта антитәнчекләр бүлеп чыгару сәбәпле, барлык эчке органнар һәм системалар какшый. Яшәү өчен Иринага даими рәвештә «Иммард» һәм «Плаквенил» дигән препаратлар кабул итәргә кирәк. Элек аларны бернинди проблемасыз һәр даруханәдән сатып алып булган, әмма хәзер бу препаратлар юк.

Бу препаратлар кызыл волчанкага каршы гына түгел: алар организмдагы башка иммун һәм аутоиммун ялкынсыну процессларын да баса. Аны, мәсәлән, маляриягә каршы да кабул итәләр. Көнбатыштагы күп кенә белгечләр әйтүенчә, маляриягә каршы препаратлар COVID-19 булганда ярдәм итә. Бу дәвалау схемасының уңай нәтиҗәләр бирүе турында сәясәтчеләр дә сөйли башлады. 19 мартта АКШ президенты Дональд Трамп матбугат конференциясендә шул турыда әйткәннән соң, маляриягә каршы препаратларга ихтыяҗ 46 тапкырга арткан. Америка матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, апрельдә моңа ихтыяҗ кимегән, әмма элеккечә үк нормадан алты тапкырга артык.

Әлегә кадәр препаратлар коронавирусны дәвалау өчен рәсми рәвештә хупланмаган. Әмма кешеләр, шул исәптән Россия халкы да бу даруларны сатып алырга керешкән.

«Мин Туапсе һәм Краснодардагы бөтен даруханәләргә дә шалтыратып чыктым. Мәскәүдәге апам да эзләргә ярдәм итә. Әлегә нәтиҗә юк. Санкт-Петербургта да шундый ук хәл», — дип зарлана Ирина. Аның уннан артык даруы гына калган.

«Мин «Иммард”ны «Преднизолон» белән комплекста эчәм — бу бик җитди гормональ препарат, ул иммунитетны төшерә. «Иммард» аны тулыландыра, шуңа күрә миңа «Преднизолон”ның аз дозасы ярдәм итә, — дип аңлата Ирина. — Запаслар кимү сәбәпле, аларны озаккарак сузу өчен дәвалаучы табибым схеманы үзгәртте. Башта мин көн саен бер таблетка «Иммард» эчә идем, хәзер аны көн аралаш кабул итәргә туры килә. Бу да күпкә җитмәячәк. Ә менә «Преднизолон”ның дозасын арттырдылар».

Ирина болай да зәгыйфь сәламәтлеге бөтенләй какшар дип курка. «Волчанкадан тыш, миндә генетик тромбофилия. Барын да контрольдә тоту өчен аена берничә мәртәбә кан тапшырырга кирәк. Эпидемия аркасында җирле хастаханәдә барлык планлы кабул итүләрне бетерделәр. Анализларны акча түләп бирәчәкмен. Ә узган ел миңа хроник панкреатит диагнозы куйдылар, кандагы шикәр күләме дә арткан. Табиблар моның ни белән бәйле булуы турында төгәл генә фикер әйтми. Күрәсең, бу «Преднизолон”ны озак вакыт кабул итүгә бәйледер. Шуңа күрә, аның дозасын арттыру минем өчен куркыныч».

Ирина әйтүенчә, төбәк хастаханәсенә дару сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк. «2017 елдан бирле мин дәвалануны шәхси клиникада узам. Гадәти медицина оешмаларында төгәл диагноз куя алмаганга мин монда эләктем. Дәвалаучы табибым бик яхшы, мин аңа ышанам». «Иммард» сорап дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итү өчен Ирина берничә тикшеренү узарга тиеш: «Моның өчен вакыт кирәк, ә ул болай да аз».

Санкт-Петербургта яшәүче Юлия Кобзева да шуңа охшаш проблема белән очрашкан. «Әниемә инде 80 яшь. Элек аңа „Иммард“ ала идек. Бер айга җитә торган тартмасы 500 сум тора. Март ахырында аны бер җирдән дә таба алмадык инде. Хәтта сайт аркылы да бронь ясап булмады. Нәрсә эшләргә белмәгәнлектән, апрель урталарында социаль челтәрдә пост урнаштырдым. Моның кадәр кайтаваз булыр дип көтмәгән идем, бер тәүлектә меңләгән репост ясалды. Инде икенче көнне үк яхшы кешеләр ярдәм итте — үзебезнең шәһәрдәге даруханәдән препаратны таптылар. Провизорлар соңгы ике капны бирәбез, диделәр. Ә калганнарын, янәсе, коронавирус профилактика максатыннан алып бетергәннәр».

Кобзева әйтүенчә, даруны хастаханәдә бирергә тиешләр. «Әмма алар әйтүенчә, рецепт алырга әни үзе барырга тиеш. Ә аның аягы авырта, йөри алмый».

Дару запасларының күп өлешен спекулянтлар сатып алган булырга мөмкин, дип фаразлый Юлия. «Безгә бер кап даруны бер меңгә дә, биш меңгә дә тәкъдим иттеләр. Профилактика өчен „Иммард“ сатып алган кешеләр сәламәтлекләренә зыян салачак, яки хәзерге вакытта кемгәдер чынлап та кирәк булган даруны чыгарып ташлаячаклар», - дип кисәтә ул.

ДЦП

Уфада яшәүче биш яшьлек Богданда — ДЦП һәм бер кочак башка авырулар. Вакыт-вакыт эпилепсия өянәкләре була. Аңа «Фризиум» һәм «Диазепам» даруларын кабул итәргә кирәк. Болар Россиядә теркәлмәгән дарулар, алар чит илдә җитештерелә. Аларны алу өчен табиблар комиссиясе һәм махсуслашкан үзәкләрдә федераль консилиум нәтиҗәләре кирәк.

Законга каршы барган һәм бу даруларны мөстәкыйль алган аналар тарихыннан соң, хөкүмәт чаралар кабул итте. «Фризиум»ның беренче партиясе Россиягә узган елның октябрь аенда, «Диазепам»ныкы ноябрьдә кертелде. Теркәлмәгән даруларны дәүләтнең сатып алуы турында закон исә 2020 елның мартыннан гамәлдә. Исемлектә биш атама бар, шул исәптән «Диазепам» һәм «Фризиум». Аларны кайтару буенча ФГУП «Московский эндокринный завод» шөгыльләнә.

«Күрәсең, бу препаратлар Башкортстанга килеп җитмәгән. Без берни дә алмадык, — дип зарлана Богданның әнисе Лилия Юмагулова. — Барлык мохтаҗлар кебек үк, мин дә арадашчылар аркылы алдым. Һәм бу эпидемиягә кадәр кыйммәтләнде. Хәзер чикләр ябык, хәтта үзлектән дә берни сатып алып булмый».

Март аенда Лилия ике кап «Фризиум» ала. «Ул май уртасына кадәр җитәргә тиеш, аны һәр көн эчәбез. «Эпилепсия өянәкләрен туктата торган «Диазепам”ны күптәннән алмыйм инде, барысына да акча җитми. «Фризиум»ның бер кабы биш мең тора, «Диазепам”да шул чама.

Лилия Юмагулова әйтүенчә, күптән түгел генә аның белән җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре элемтәгә кергән һәм «ситуация контрольдә» дип әйткәннәр. «Препаратларны регионнарга җибәргәннәр, диделәр миңа. Тик алар кайчан булачак? Кулыма алмыйча, бернигә дә ышанмаячакмын», - ди Лилия.

ВИЧ

ВИЧ белән авыручылар да дарулар белән бәйле авырлыклар кичерә.

«БДБ илләреннән килгән кайбер кешеләр Россиядә калды, — дип сөйли „Пациентский контроль“ хәрәкәте активисты Юлия Верещагина. — Әлегә алар кайтып китә алмыйлар. Транспортировка белән бәйле кыенлыклар аркасында туганнары да посылка җибәрә алмый. Хәтта чит регионнарда эпидемиягә очраган россиялеләр дә андагы СПИД-үзәкләрдә исәптә тормый һәм терапия кабул итә алмый. Әгәр син Новосибирскидан икән, Томскидагы үзәккә теркәлүдән мәгънә юк. Беренчедән, процесс сузылырга мөмкин. Икенчедән, кирәкле терапия булмаска мөмкин һәм ул вакытта дәвалану схемасын үзгәртергә туры килә. Өченчедән, бу хәлләр беткәч, кеше өенә кайтырга җыена бит». 

Дарусыз калган кешеләр «Пациентский контроль»гә мөрәҗәгать итә. «Әлегә андыйлар барлыгы 160 кеше. Һәм проблема бер төрле: кеше үз белән сәяхәт вакытында җитәрлек итеп кенә дарулар ала. Мәсәлән, кайберәүләр инде атналар буе дарусыз утыра, кемнән ярдәм сорарга белмиләр, беренче чиратта, болар чит ил кешеләре», — дип сөйли Верещагина.

Россия гражданнарына килгәндә иксә, активистлар инструкцияләр җибәрә. Туганнары яки дуслары алар урынына яшәү урыны буенча СПИД -үзәктән дарулар ала, ә аннары почта аша җибәрә ала. «Әгәр кеше диагнозны яшерә һәм берәүдән дә ярдәм сорый алмый икән, җирле иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәбез, — диде Юлия. — Чит ил гражданнары өчен препаратларны үзебез эзлибез, бушлай алырга тырышабыз. Әйтик, дәвалау схемасын үзгәртүчеләргә хәзер элеккеге терапия кирәкми. Һәм алар, кагыйдә буларак, бүлешергә әзер. Башта безгә мөрәҗәгать иткән кеше булган төбәктә хәйриячеләр эзлибез. Юк икән, башка өлкәләрдә эзлибез».

Шул рәвешле Юлия үзе Санкт-Петербургтан 20дән артык посылка җибәргән. «Төрле очраклар була: терапиясез калып, кеше сәламәтлеген, хәтта гомерен куркыныч астына куя», - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100