Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа табибы самолетта үлә башлаган баланы коткарып калган

Үзе дә ике игезәк бала анасы Гүзәлия Вәлиева сабыйга берничә тапкыр реанимация ясый.

news_top_970_100

2 октябрьдә Анталия-Мәскәү самолетында очкан чакта 1,8 яшьлек Алинә исемле кызның өянәге була. Рөстәм Әхмәдинуров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, самолет күтәрелеп ике сәгать чамасы вакыт узгач, бала аңын югалта, теле артка китә, сулыш алуы һәм йөрәк тибеше туктала, баланы көзән җыера башлый, ул зәңгәрләнеп килә. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итә.

Рөстәм сүзләренчә, пассажирлар арасында табиб Гүзәлия Вәлиева була. Ул Уфаның икенче Стоматология поликлиникасы филиалы җитәкчесе. Гүзәлия Вәлиева балага реанимация ясый. Ул баланың йөрәгенә массаж, авыздан-авызга сулыш алдыру ясау нәтиҗәсендә кыз аңына килә.

Ләкин бу озакка бармый. Бераздан балада кабат өянәк була, симптомнары да кабатлана. БДМУны тәмамлаган, үзе 5,5 яшьлек ике игезәк бала анасы Гүзәлия Вәлиева реанимация чараларын кабатлый. Кыз бала аңына килә.

Лайнер Ростов аэропортына төшеп утыра, биредә баланы реанимобиль көтеп тора. Баланы Ростов шәһәр хастаханәләренең берсенә илтәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100