Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар»: КФУ студентлары ТикТокта сериал төшерә

КФУга журналист булырга теләк белдереп килгән студентларга «сез журналистлар түгел, ә филологлар» дип әйткәннәр иде. Әмма алар, бирешергә теләмичә, барысын да үз кулларына алып, киресен исбатлады. Алар журналист тормышы хакында сериал төшерә.

news_top_970_100
«Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар»: КФУ студентлары ТикТокта сериал төшерә
"Татар-информ"

Иң популяр социаль челтәрләрнең берсе — ТикТокта «Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар» дигән сериал чыгачак. Яңа проект «ТАТМЕДИА» булышлыгы белән тормышка ашырыла. ТикТокта Казан Федераль Университетының 001 төркеме студенталары төркеменең кызыклы тормышын күрә аласыз.

«Кайчандыр безгә: „Сез журналистлар түгел, ә филологлар. Журналистика — ул сезнең ‚побочный‘ эффект кына“, — дип әйткәннәр идек. Әлбәттә, без бу фикер белән килешмәдек», — ди сериалда катнашучы студентларның берсе.

Беренче карашка мәзәк кенә тоелган бу сүз яшьләрнең тормышында зур роль уйнады. «Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар» сериалында бу гыйбарә сюжетның идеясен тәшкил итә. Сериал журналист булырга теләүче студентларның көнкүрешен, бер-берсенә мөнәсәбәтен күрсәтә, җиңелчә юмор белән мәхәббәтне дә үз эченә ала.

Дөрес, бар да матур гына дип әйтеп булмый. Сериалда, тормыштагы кебек үк, егетләр белән кызлар арасында була торган конфликтларны да күзәтергә мөмкин. Беренче серияләр инде чыкты, рәхим итеп карагыз, бәя бирегез, лайклар куегыз, фикерләрегезне языгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100