Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә ковидка бәйле нинди чикләүләр була?

Җәмәгать туклануы урыннары Яңа ел төнендә тәүлек буена эшли.

news_top_970_100
Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә ковидка бәйле нинди чикләүләр була?
Салават Камалетдинов

Башкортстанда балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәренә әти-әниләрне кертмиләр. Һәр төркем аерым, үз бүлмәсендә бәйрәм итә. Әти-әниләр соңыннан видео карый алачак. Балалар Кыш бабайга видеомөрәҗәгать яздыралар. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Кыш бабай — аерым борчу, педагоглар шуны чишәргә тырыша. Читтән артист, хәтта әтиләрне дә, чакырып булмый. Хезмәткәрләр арасында ир-атлар юк. 

Җәмәгать туклану урыннарына дизайнерлар ясаган рециркуляторлар куялар. Кунакларны чиратлаштырып кына утырталар. Кергәндә температураны үлчиләр. Хезмәткәрләр шәхси саклану чараларын кулланырга тиеш. 

Сәүдә министрлыгы Яңа елга аерым кагыйдәләр төзергә җыена. Рестораннар Яңа ел төнендә тәүлек буена эшләячәк, Яңа ел каникулларында төнге икегә кадәр.

Урамда ял итә торган урыннар саны былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк булыр дип көтелә. Боз шәһәрчекләрен 10 декабрьдә ача башларга җыеналар. Театрлар 2-3 гыйнвардан эшли башлый. Балалар өчен спектакльләрдә әйлән-бәйләннәр булмый. Кыш бабай белән Кар кызы сәхнәдән генә котлаячак, диелә бу хәбәрдә.

Татарстанда Яңа ел бәйрәме төнендә җәмәгать туклану урыннарына төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады. «Татар-информ» агентлыгын шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанда Яңа ел бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать туклануы биналары 03.00 сәгатькә кадәр эшли ала», — диелә карарда.

Башка көннәрдә, моңарчы кертелгән чикләүләр нигезендә, кафе һәм рестораннарга элеккегечә 24.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә.

Моңа кадәр рестораторлар берлеге республика башлыгына мөрәҗәгать итеп, Яңа ел төнендә чикләүләрне йомшартуны үтенгән иде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үтенечне канәгатьләндерде һәм җәмәгать туклануы урыннары Роспотребнадзор кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген искәртте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100