news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковидтан прививка ясатырга теләмәүчеләр арасында мәктәптә «өчле»гә укучылар күп

Прививка ясаткан кешеләрнең 46 проценты — мәктәпне алтын яки көмеш медальгә тәмамлаучылар.

news_top
Ковидтан прививка ясатырга теләмәүчеләр арасында мәктәптә «өчле»гә укучылар күп
pixabay.com

Экспертлар фикеренчә, Россиядә COVID-19 авыруыннан прививка ясатырга теләмәүче кешеләрнең күбесе мәктәптә «өчле»гә укыган. SuperJob сервисы экспертлары шундый нәтиҗә ясаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

SuperJob сервисы сораштыру уздырган, аның нәтиҗәләре буенча коронавирустан прививка ясатырга теләмәүчеләрнең аттестатында «өчле» билгесе булган.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, прививка ясаткан кешеләрнең 46 проценты — мәктәпне алтын яки көмеш медальгә тәмамлаучылар. Вакцинация узмаучылар арасында алар 25 процент.

«Өчле»гә укучылар арасында прививка ясатучылар иң азы — 34 процент. Прививка ясатмаучыларның 39 проценты «өчле»гә укучылар. Бу төркемдә прививкага каршы кешеләр саны прививка ясатучылар саныннан күбрәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар