news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Музыкантларны электричкаларда уйнаудан тыячаклармы?

Роспотребнадзор экспертлары коронавирус йоктыруның яңа очракларын булдырмау өчен яңа тәкъдимнәр бастырып чыгарды.

news_top
Музыкантларны электричкаларда уйнаудан тыячаклармы?
pixabay.com/ru

Роспотребнадзор хезмәте сайтында барлыкка килгән киңәш буенча, шәһәр яны поездларында төрле сәүдәне тыярга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, ведомство электричкаларда музыкаль уен коралларында уйнауны тыярга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне кертмәскә киңәш итә.

Мондый чаралар чикләүләр режимын бетерүнең беренче этабында тәкъдим ителде. Инфекцияле авыру булу-булмауга шикләре булган пассажирлар өчен аерым изоляция бүлмәсе әзерләнергә тиеш, диелгән документта. Шундый ук бүлмәләр вокзалларда да оештырылырга тиеш. Ә юлда пассажирга температураны көнгә ике тапкыр үлчәтергә кирәк.

Моннан тыш, электричкада балалар төркемен йөртсәләр, аларны өлкәннәрдән аерырга кирәк. Поездларда балигъ булмаганнарга да температураны үлчәтергә киңәш ителә. Әгәр бала вируслы авыру белән авырый икән, аны изоляцияләргә, ә аннары якындагы станциядә ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар