Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Геннадий Онищенко Россия халкын тоталь вакцинацияләүгә каршы чыкты

COVID-19 вирусыннан вакцина барлыкка килгәч, беренче чиратта аны риск төркеменә кергән кешеләргә бирәчәкләр.

news_top_970_100
Геннадий Онищенко Россия халкын тоталь вакцинацияләүгә каршы чыкты
/pixabay.com/ru

Гражданнарга коронавируска каршы тоталь вакцинация булмаячак. Бу хакта «Звезда» телеканалына биргән интервьюсында Россиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко әйткән. Бу хакта «Майл Новости» сайты яза.

Аның сүзләренчә, COVID-19 вирусыннан вакцина барлыкка килгәч, беренче чиратта аны медицина күрсәтмәләре буенча риск төркеменә кергән кешеләргә бирәчәкләр.

«Соңыннан һөнәри билге буенча. Тоталь вакцинация ясау фәнни яктан мәҗбүри түгел. Бу өлкәдә белгеч буларак әйтә алам, ул булмаячак, ләкин бу минем фикер», — диде Онищенко.

Интервью барышында ул чит илгә чыгарга җыенган кешеләргә киңәшләрен дә бирде. Карантиннан соң илдән чыгарга җыенган гражданнарга коронавирус антитәнчекләренә тест бирергә кирәк. Табиб сүзләренчә, иммунитет булган очракта теләсә кайсы илгә барырга ярый. Ә иммунитет булмаса, сәяхәтне кичектереп торырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100