Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның дин әһелләре мөрәҗәгате: «Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!»

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә уртак мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
Татарстанның дин әһелләре мөрәҗәгате: «Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!»
Илнар Төхбәтов

Кадерле дин кардәшләребез, мөселманнар һәм православлар!

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Ватаныбыз, Республикабыз һәм бөтен дөнья зур куркыныч алдында калды. Бу афәт кешеләрне җенесенә, яшенә, милләтенә, социаль статусына һәм диненә карап аермый. 

Бу рәхимсез сынау кешелекне мәңгелек рухи һәм традицион кыйммәтләр: гаилә, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү һәм җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итте. Бөтен дөнья буенча бу эпидемиянең дистә меңнәрчә корбаны һәм аларның көн саен артып торуы, бу дөньяның фанилыгын, һәркемнең Аллаһ каршына барачагын һәм дөньялыкта кылган гамәлләре өчен җавап бирәчәген исәк төшерде. Шуны аңлау мөһим, дөньядагы вакытлы тормыш — мәңгелек дөньяга юл, ә көндәлек сынаулар — Мәңгелеккә әзерләнү. Бу юлны лаеклы үтү өчен безнең иманыбыз никадәр нык, тирән һәм ихлас соң? Коронавирус — кисәтү. Без яшәешебезнең мәгънәсе турында уйлана башларга, үзебезне, тормыш рәвешебезне үзгәртә башларга тиешбез.

Безнең тарихтан билгеле булганча, авыр сынаулар, сугышлар, ачлык, эпидемияләр вакытында, бөтен халыкның догалары һәм тәүбә итүләре михнәт чигүчеләргә газап һәм бәла-казалардан арындыручы затның рәхмәтен иңдергән. Бу нәтиҗәле алымга без дә — мөселманнар һәм православие христианнары мөрәҗәгать иттек. Ватаныбызны һәм Татарстаныбызны коронавирусның куркыныч йогынтысыннан арындырсын өчен, акылыбыз һәм йөрәгебез белән Аллаһка юнәлик.

Казан җире православие динендәгеләр тарафыннан олылана торган бөтенхалык күләмендәге изге урынга — могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасына ия. Православие динендәгеләр Изге Богородицаны Мактау бәйрәме алдыннан Казан шәһәрендә могҗизалы Хач йөрүен оештырачак. Алар Изге Богородица үзенең аналарча мәхәббәте белән Казан һәм Татарстан халкын зарарлы коронавирустан саклар дип ышана.

Үз чиратында, Татарстан өммәте, бөтен дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, рухи бердәмлек хисе белән Аллаһка мөрәҗәгать итәчәк. Билгеле булганча, Казан Коръәннең «Казан басмасы» уникаль феномены аркылы электән үк дөньяга Коръән гыйлемен һәм рәхмәтен тарату үзәге буларак хезмәт итте. Шуңа күрә бу катлаулы көннәрдә Татарстан мәчетләрендә хәтем кылына, ягъни изге Коръәнне тулысынча укып чыгалар. Бер-бер артлы укылган сүрәләрдән соң, Коръән укучылар изге җомга башланганда хәтем кылуны төгәллиләр һәм татарстанлыларны һәм бөтен дөньядагы мөселманнарны вирустан саклауны һәм авырганнарга шифа сорап Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итә.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Без, Татарстанның Ислам һәм Православие диненең рухи лидерлары Россия Фередациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге вирус белән зарарланудан саклану өчен кабул иткән барлык чараларны намус белән үтәргә өндибез. Барлык санитария-гигиена һәм эпидемиология чараларын бернинди тайпылышсыз үтәү буенча диндәге кешеләрдә аеруча зур җаваплылык ята. Шуны онытмасак иде, вакытлыча чикләү чараларын үтәү бер мөһим максатны күздә тота — үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен саклау, шулай ук зарарлы коронавирусны таратуны туктату.

Мохтаҗларга ярдәм итү турында да онытырга ярамый: авыруларга, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә булышырга кирәк. Без төшенкелеккә, паникага һәм куркуга бирелгәннәргә иманыбыз аркылы мәхәббәт, тынычландыру һәм өмет бирергә тиеш.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Аллаһ безне төрле михнәтләрдән һәм авырулардан сакласын, Татарстандагы һәр гаиләгә, һәр йортка иминлек һәм муллык иңдерсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100