Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа штраф кертергә мөмкиннәр

Дәүләт Думасы депутаты шоферларга куркыныч йөртү өчен 5000 сум штраф салырга тәкъдим итә.

news_top_970_100
Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа штраф кертергә мөмкиннәр
pixabay.com/ru

ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары шоферларга куркыныч йөртү өчен штраф салуны билгели торган закон проекты эшләгән. Бу хакта Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча дума комитеты рәисе Ярослав Ниловка сылтама белән РИА Новости яза.

«Куркыныч (агрессив) йөртүне, ягъни кыска вакыт аралыгында законга каршы килә торган гамәлләрне машина йөртүче аңлап, уйлап кына эшли ала. Ягъни, ул үз гамәлләренең начар нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап, шушы тискәре нәтиҗәләрнең булуын теләп яки моңа карата битараф мөнәсәбәт белдереп, шушындый гамәлләр кыла», — диелә аңлатмада.

Документ авторлары белдергәнчә, бу социаль челтәрләрдәге күп кенә видеолар белән дә раслана. Бу видеоларда «лихачларның» юлларда узышлар оештыруы һәм юлдагы башка кешеләрне хөрмәт итмәве күренә.

Закон проекты агрессив йөртү өчен 5000 сум күләмендә штраф кертүне күздә тота. Юл кагыйдәсен кабат бозган өчен 5-10 мең сум штраф яки бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

Документта әйтелгәнчә, хокук бозуның фото- яки видеофиксациясе җәзага тарту өчен шарт булып торачак.

Агрессив йөртү өчен җәза бирү мәсьәләсе беренче тапкыр гына күтәрелми инде. Ноябрь башында сенатор Ирина Рукавишникова сөйләгәнчә, административ хокук бозулар кодексының яңа проекты мондый хокук бозу өчен 3 мең сум штраф салуны күздә тота. Ә аның коллегасы Валерий Васильев җинаять җаваплылыгы кертергә һәм 3-5 елга иректән мәхрүм итүне тәкъдим итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100