Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларына символик суммада гына алимент түләүче ата-аналарны җәзага тартачаклар

Закон проектын кабул итү алимент түләргә тиеш булган кешеләрне җинаять һәм административ җаваплылыкка тартуны камилләштерергә ярдәм итәчәк.

news_top_970_100
Балаларына символик суммада гына алимент түләүче ата-аналарны җәзага тартачаклар
pixabay.com/ru

Россия Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләр өчен тагын да катгыйрак кагыйдәләр кертә торган закон проектын эшли. Ниндидер символик суммалар түләүгә карамастан, ата-аналар Җинаять кодексы маддәсенә эләгергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлеге төзәтмәләрне Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертү планлаштырыла.

«Әлеге закон проектын кабул итү алимент түләргә тиеш булган кешеләрне җинаять һәм административ җаваплылыкка тартуны камилләштерергә ярдәм итәчәк», — диделәр ведомствода. 

Бу Җинаять кодексына эләкмәс өчен баласына әллә нигә бер тиеннәр түләп торган ата-аналарга мондый мөмкинлек калдырмаска тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100