Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 декабрьдән машина йөртүчеләргә нинди яңа штраф сала башлыйлар?

Декабрь башында автомобильчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә.

news_top_970_100
1 декабрьдән машина йөртүчеләргә нинди яңа штраф сала башлыйлар?
Рамил Гали

Быел 1 декабрьдән юл йөрү кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр керә. Инспекторлар кыш көне җәйге резинада йөргән машиналарга штраф сала башлый. Әлеге кагыйдә февраль азагына кадәр гамәлдә була. Штраф кимендә 500 сум тәшкил итә. Бу турыда Autonews.ru хәбәр итте.

Фараларның чистарткычларын сүндереп кую, шиплы шиналарны бер генә күчәргә урнаштыру да кагыйдә бозу санала, аның өчен дә штраф була. 

3 декабрьдән машина йөртү таныклыгын яңа рәвештә бирә башлыйлар. Хәзерге вакытта аның алгы битендә «водительское удостоверение» дип кенә язылган. Яңа таныклыкта француз һәм инглиз телләрендә — Permis de Conduire һәм Driving Licence язылачак. Язулар шәмәхә төс белән биреләчәк. Иске таныклыклар да үз көчендә кала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100