Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Әмиров Васил Шәйхразиевны «татар йолдызларына» игътибарсызлыкта гаепләде

II Санкт-Петербург татар медиафорумында журналист «татарлар үз «йолдызларына» бер тиен дә акча сарыф итми» дигән фикер җиткерде.

news_top_970_100
Радик Әмиров Васил Шәйхразиевны «татар йолдызларына» игътибарсызлыкта гаепләде
Радик Әмировның аккаунтыннан

РИА Новости агентлыгының «Шәрык» клубы җитәкчесе, мөселман журналистлар берлеге җитәкчесе Радик Әмиров татарларны һәм аерым алганда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевны иҗтимагый эштә актив татар журналистларына игътибарсызлыкта гаепләде. Бу тәнкыйди фикерен ул «Zoom» платформасында үткән II Санкт-Петербург татар медиафорумында әйтте.

«Васил Шәйхразиевка [Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе — ТИ] бер дүрт тапкыр шалтыраттым, аның белән күрешәсем килә. „Телефонын бирмибез“, „Ул хәзер Миңнехановта“, „Без аңа җиткерербез“…Сез аңа сәламемне җиткерегез!», — диде Радик Әмиров.

Журналист әйтүенчә, ул китаплар бастырган, телекүперләр уздырган, Тель-Авивта Сабан туен үткәргән. «Әмма рәхмәт әйтүче юк», — ди ул.

Журналист фикеренчә, татарлар үз «йолдызларына» бер тиен дә акча сарыф итми.

«Без, Мәскәүдә эшләүче татар журналистлары, [игътибарсызлык булганда] үтәбез дә китәбез. Ә Казанда эшләүчеләр үтеп кенә китми… Бу хакта әйтү рәхәт түгел. Сез кайчан да булса безгә игътибар итәрсезме?!» — дигән риторик сорау бирде Радик Әмиров.

Журналист басма марбугат турында да фикерләрен җиткерде. «Кәгазь газетларның кимүе куркыныч түгел. Хәзер өлкән буын кешеләре дә гаджетлар белән кулланырга өйрәнде. Үпкәләргә кирәкми. Яңа буын, яңа технологияләр килде. Бу безнең өчен гадәти хәл түгелдер. Әмма үземнең кайчан соңгы тапкыр газета укыганымны хәтерләмим. Интернет оперативрак», — диде журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100