1 июль ял көне булачак

Владимир Путин 1 июль Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көне булачагы турында белдерде.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков 1 июльне ял көне булачак дип белдерде. «РИА Новости» шул хакта яза.

Владимир Путин 1 июль Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көне булачагы турында белдерде. Бу датаны Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилов тәкъдим иткән.