Качкын хәрби, полицейский һәм машина йөртүче: бу өчәү таксистларны ничек алдаган
Үзен криптоинвестор дип таныштырган качкын хәрби таксистларны, зур сумманы комиссиясез акчага әйләндерү өчен, аңа акча күчерергә күндергән, ә соңыннан, дуслары ярдәме белән, алардан качуга ирешкән. Җинаять схемасы ничек эшләгән соң?

«Мине җинаятьләрне танырга мәҗбүр иттеләр»
Идел буе судында Руслан Хәсәнов эше башланды. Тикшерү версиясе буенча, ул – таксистларны алдаган аферистлар төркеме әгъзаларының берсе. Аннан тыш төркемдә элек хөкем ителгән качкын хәрби Владислав Петров та булган – аны тикшерү җинаятьчел схеманы оештыручы дип саный – һәм Эчке эшләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре Рәис Гыйматдинов. Тикшерү версиясе буенча, Петров такси чакырткан, машина йөртүчеләрнең ышанычына кергән, үз хисабында акчаны «түгәрәкләргә» кирәклеген аңлатып, аның счетына акча күчерергә күндергән. Моның өчен Петров машина йөртүчегә сумманы процентлар белән кайтарырга вәгъдә иткән.
Машина йөртүчеләр Петровка шактый зур суммалар күчергәннәр. Шуннан соң аны машинада Руслан Хәсәнов алып киткән, ул аңа качарга ярдәм иткән. Ул вакытта полициядә эшләгән Гыйматдинов, тикшерү версиясе буенча, дәлилләрне юк итәргә һәм дусларын эзләүгә игълан итсәләр, кисәтергә тиеш булган.
Судта Хәсәновка гаепләү белдерелде: аны «Аеруча зур күләмдә мошенниклык»та гаеплиләр. Әмма ул үзе гаебен танымый.
«Мин гаепләүләр белән килешмим, мин бернинди җинаять тә кылмадым. Әлеге җинаять эше буенча минем белән судка кадәр хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Хәзер мин шуны әйтергә телим, мин басым һәм тикшерү янаулары астында килешүгә кул куйдым. Коридорда мине богаулы конвой көтеп тора иде. Мин тикшерүчеләр басымы астында гаебемне тану күрсәтмәләренә кул куярга мәҗбүр булдым. Шуннан соң, шулай ук мәҗбүри рәвештә тикшерүче диктовкасы астында, судка кадәр килешү турында ходатайство яздым. Мин шулай ук эшне аерым тәртиптә караудан баш тартырга телим», – ди Руслан Хәсәнов.
Моңа кадәр әлеге эштә дәүләт гаепләүчесе сыйфатында катнашучы хәрби прокурор сөйләгәнчә, тикшерү вакытында Хәсәнов барлык 3 җинаятьнең ничек башкарылуы турында тәфсилле күрсәтмәләр биргән. Аның күрсәтмәләре эшкә кушымта итеп бирелгән дәлилләр белән дә раслана һәм үз гаепләрен таныган калган 2 хөкем ителүченең күрсәтмәләре белән дә туры килә.
Судья яклаучы якның эшне гадәти тәртиптә карау турындагы үтенечен канәгатьләндерде: бу – эш фаразланганча бер утырыш эчендә генә түгел, ә аның буенча барлык дәлилләр тәкъдим ителгәннән соң гына каралачак, дигән сүз.

Фото: © «Татар-информ»
«Инвестицияләр турында сөйләгән һәм акчалар белән юкка чыккан»
Башка фигурант Рәис Гыйматдинов та үзенең элегрәк бирелгән күрсәтмәләреннән баш тарткан. Аның эше шул ук Идел буе судында Хәсәнов эше башланганчы 1 көн алдан старт ала.
«Мин монда үз клиентымның гаебен күрмим, ул нәрсәдә гаепле? Әйе, элегрәк ул гаебен таныган һәм эшне махсус тәртиптә карау турында үтенеч белдергән иде. Ләкин аны ялгыш юлга этәрделәр. Аңлашыла, кулына камчы тотып аның өстендә беркем дә басып тормады, бары ялгыш фикергә китерделәр. Җинаятьләрнең бер өлеше кылынган вакытта ул Казанда да булмаган! Безнең дәлилләребез бар», – дип сөйләгән иде элегрәк Рәис Гыйматдиновның адвокаты.
Владислав Петров – гаебен танудан баш тартмаган бердәнбер кеше. Качкын хәрби – җинаятьчел схеманы оештыручыга карата җинаять эше элегрәк аерым тәртиптә каралды. Суд аны 8,5 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә озатты.
Зыян күргән 3 таксистка акчаларын әлегә кире кайтармаганнар. Аларның сүзләренә караганда, гомуми зыян якынча 600 мең сум тәшкил иткән.
Схема болай эшләгән: Петров такси чакырта, шоферның ышанычын яулый, үзенең бай криптоинвестор булуын сөйли. Онлайн-кушымтада зур сумма белән счетын күрсәтә, бу зур сумманы акчага әйләндерергә теләвен аңлата. Әмма, бу акчаларны ала алмавына ышандыра, чөнки сумма түгәрәк түгел һәм акчаны кулга алганда зур комиссия язылачак. Нәкъ менә «түгәрәкләү» өчен җитмәгән акчаларны ул таксисттан сорый, акчаларны кулына алганнан соң, ук барысын да процентлар белән кайтарырга вәгъдә итә.
Бу вакыт эчендә такси машинасы артыннан Хәсәнов машинасы бара. Владислав, янәсе, банкоматтан акча алу өчен такси туктаган вакытта, Хәсәнов аны машинасына утырта да, алар кача, алданган таксистлар бернәрсәсез кала. Табышны дуслар үзара бүлешә.
«Татар-информ»нан тәрҗемә