news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Качышлы уйнаганда унбер яшьлек кыз бүрәнә астында калып үлгән

Балалар өеп куелган бүрәнәләр янында уйнап йөргән.

news_top
Качышлы уйнаганда унбер яшьлек кыз бүрәнә астында калып үлгән
https://pixabay.com/

Башкортстанның Иглин районындагы Урман авылында 11 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

25 мартта кичке якта кыз иптәшләре белән качышлы уйнап йөри. Шул чакта ул өеп куелган бүрәнәләр янына барып поса. Бер мизгелдә бүрәнәләр ишелеп төшә башлый. Шулай итеп бала бүрәнәләр астында кала һәм һәлак була.

Әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә бу хәбәрдә.

Башкортстанның Гадәттә тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүрәнә астында калган кызны иптәшләре коткарырга маташкан.

«Кыз бүрәнәләр өеме артына кача. Шула чакта алар тәгәрәп төшә башлый һәм баланы басалар. Башка балалар үзләре кызны бүрәнә астыннан чыгармакчы була, ләкин булдыра алмыйлар. Шуннан соң алар ярдәмгә өлкәннәрне чакыра. Кызганычка, бала һәлак булды», диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүмә кызның гаиләсе яхшылар рәтендә, алар бернинди хисапта да тормый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар