Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабырчык» печеньесы рецепты

news_top_970_100
«Кабырчык» печеньесы рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан «Кабырчык» печеньесы рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 100 грамм атланмай, 2 йомырка сарысы, 70 грамм каймак, 1 кап ванилин, 200 грамм он кирәк була.

Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга, камыр басарга һәм 30 минутка суыткычка куярга.

Эчлекне 2 йомырка агы белән 120 грамм шикәр комыннан ясарга. Бу массаны миксер белән күпертергә.

Аннары камырны 14 кисәккә бүләргә һәм шарлар ясарга. Алардан җәймә ясарга, эчлек салырга, камырны икегә бөкләргә, кабат икегә һәм кырыйларын чәнечке белән ныгытып куярга.

Табаны үсемлек мае белән майларга, печеньеларны тезеп чыгарга. Духовканы 180 градуска кадәр кыздырырга һәм якынча 15-20 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100