Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабырчык» печеньесы рецепты

news_top_970_100
«Кабырчык» печеньесы рецепты

«Кабырчык» формасындагы катлы печенье рецептын тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: 100 грамм атланмай, 200 грамм он, 70 грамм каймак, 2 йомырка агы, 1 кап ванилин.

Барысын бергә болгатырга, әзер камырны пленкага төреп, 30 минутка суыткычка куярга.

Эчлек өчен 2 йомырка агы белән 120 грамм шикәр комын миксер белән болгатырга. Бу масса ак булып куера, савытның астын өскә әйләндергәч агып төшмәскә тиеш. Шулай ук эчлеккә куертылган сөт, желе, кайнатма, җимеш белән чикләвек катнашмасы һ.б. салырга мөмкин.

Камырдан 10-12 вак шарчыклар ясарга, һәрберсен аерым җәяргә, шартлы рәвештә 4кә бүләргә һәм сул яктагы өске почмакка 1 бал кашыгы эчлек салырга. Җәймәне башта икегә, ә аннары дүрткә бөкләргә һәм, кырыйлары бер-берсенә ябышсын өчен, чәнечке белән басып чыгарга.

Табаны майларга яки пергамент кәгазе куярга. Печеньеларны тезеп чыгарга. Аннары 180 градуска кадәр кызган духовкада 25-30 минут пешерергә.

Әзер печеньелар өстенә шикәр оны сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100