news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәбестәне язга кадәр ничек сакларга?

news_top
Кәбестәне язга кадәр ничек сакларга?
"Татар-информ" архивы

Кәбестәне язга кадәр саклау ысулы «Челнинские известия» сайтында чыкты. 

Кәбестәне сортларга аерыгыз. Өлгергән, тыгыз, ватылмаган, авырулары булмаган кәбестәләр генә кыш буе сакланачак.

Кәбестәне коры көнне алыгыз. Күчәнен 3 см озынлыкта калдырып кисегез. Каплап тора торган яфракларын алып атмагыз. 

Ак кәбестә – иң яхшы саклана торган сорт. Аны базда -1 дән +2 градуска кадәр температурада саклагыз. Дымлылык 85-95 процент булырга тиеш.

Аена бер тапкыр, бозыла башлаган кәбестәләрне аралап торыгыз. 

Кәбестәне елга комы салынган тартмада саклыйлар. Кәбестә күчәнен шул комга утыртып куегыз. Арасында бушлык калдырыгыз.

Төсле кәбестә һәм брокколи 2 ай чамасы гына саклана. Аларны суыткычта тоту хәерле. Азык-төлек пленкасына төреп, туңдыргычта да тотарга була.

Пекин кәбестәсен 3 айга кадәр саклап була. Дымлылык 85 процент, температура 0-2 градус булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар