Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестәне кара борчадан ничек коткарырга?

news_top_970_100
Кәбестәне кара борчадан ничек коткарырга?
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Кәбестәне зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен берничә ысул «Кызың таң» сайтында тәкъдим ителә.

Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек зарарлы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде.

Моның өчен химия кулланмыйча, элек-электән килгән гадәти ысул белән кәбестәне коткарып калып була. Бу чараны кул астында булган әйберләрдән ясап була. Моның өчен кер сабыны (хәзер кибеттә сыек кер сабыны да сатыла) һәм көл кирәк булыр. 5 литр суга 250 грамм көл һәм 1 аш кашыгы кер сабыны кушабыз. Яхшылап болгатып, 1 тәүлек тотабыз һәм иртән кәбестәләргә сибеп чыгабыз. Кайбер бакчачылар кер сабыны урынына дегет кушып ясалган сабын куллана. Бу очракта аны 5 литр суга 1 чәй калагы гына кушалар.

Кәбестә яфракларына утын яки тәмәке көле сибеп чыгу да кара борчаларга каршы көрәшергә ярдәм итә.

Тагын бер киңәш: кәбестә араларнына укроп, сарымсак, бәрхет гөле утыртыгыз. Алар да зарарлы бөҗәкләрне куркыта.

Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына берничә тапкыр салкын су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100