Явым-төшем күп булганда һәм температура төшкәндә, кәбестәдә лайлачлар күбәя. Бу моллюсклар кәбестә арасында күләгәле урынга качып кына калмый, ә тәмле итеп ашый да. Лайлачлар яфракларның йомшак җирләрен кимерергә ярата, ә каты җепселләрен калдыра һәм кәбестә күчәненә дә тими.
Лайлачларны бетерү өчен киңәшләрне «АиФ» сайты яза.
Лайлачлар бөтен уңышны бозып бетергәнче, алар белән тизрәк көрәшә башларга кирәк. Россельхозцентр белгечләре сүзләренә караганда, лайлачларны халык чаралары белән дә, химик препаратлар белән бетереп була.
Халык чаралары
Лайлачларны кул белән җыю. Алар эсседән һәм яктыдан дымлы урыннарга качып ятканда, көндез җыю яхшырак.
Махсус тозаклар куллану. Лайлачлар квас һәм сыра исен ярата.
Чүп үләннәрен даими утап тору һәм, утыртканда, үсентеләрне арасында оптималь ераклык калдырып утырту. Лайлачлар гел кояш яктыртып торган түтәлләрне түгел, ә үсемлекләр куе булып үскән, күләгәле җирне ярата.
Туфракны мүлчә белән каплау һәм дым җыелудан саклау өчен, бакчада яхшы дренаж система булдыру.
Лайлачларны хайваннар өчен коры азык, кофе чүбе, бөтнек һәм эвкалипт мае кебек органик препаратларның да исләре куркыта.
Химик препаратлар
Россельхозцентр белгечләре иң нәтиҗәле препаратлар исемлегенә «Гроза», «Слизнеед», «СтопУлит», «Хищник» кебек заманча препаратларны кертә. Алар метальдегид матдәсе ярдәмендә тәэсир итә. Препаратларны кәбестә түтәлләренә яки бер-берсеннән 10-15 см ераклыкта утыртылган үсенте түтәлләренә сибәләр. Гранулалар лайлачның тәненә тигәч, аның тиресе һәм лайлалы тышчалары заралана. Метальдегид корткычларның ашкайнату системасында лайлалы күзәнәкләрне дә зарарлый. Препаратларның тәэсире берничә көнгә җитә, шуңа күрә аларны уңыш җыярга кимендә 3 атна кала кулланырга кирәк.