Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестә үсентесен корткыч бөҗәкләрдән ничек сакларга?

news_top_970_100
Кәбестә үсентесен корткыч бөҗәкләрдән ничек сакларга?
Гөлүзә Василова

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина «Телеграм» каналында бакчачылык буенча киңәшләрен бирә. 

Блогер кәбестә үсентесен теплицага чәчә, хәзер инде урамга бакчага чыгарып утыртты. Үсентене урамга чыгаргач, корткычлардан ничек сакларга соң?

Кара җирдә бер генә үсенте торгач, карга да йолкып алырга, башка корткыч бөҗәкләр дә «кисеп» китәргә яки үзәген ашарга мөмкин. Шуңа күрә Лилия Мортазина биш литрлы шешәнең өске өлешен кисеп алырга һәм, су күп сибеп, балчыкка батырып куярга киңәш итә. Шулай эшләмәсәң, беренче җил чыгу белән, бу пластмасс шешәләр очып китә. Бу «колпак» корткычлардан да, салкыннан да саклый. Көн бик эсселәнеп китсә, шешә башының капкачын борып ачып куярга була.

 

«Бөҗәкләрдән саклану өчен көл, кара яки кызыл борыч, теш порошогы катнашмасы сибәм. Теләсә нинди исле тәмләткеч ярый. Нәрсә бар кул астында, шуны сибәм. Кәбестәнең үзәге бик нечкә һәм бәләкәй әле, нәкъ шул вакытта сакларга кирәк. Аннан, бер үзәген жыя башласа, кортларга бирешми ул», – дип киңәшләрен бирә Лилия ханым.

Үсентеләрне җәй дәвамында күбәләктән саклау өчен, бәрхет чәчәге белән аралаштырып утыртырга, өстенә әче әрем, сарымсак уклары да куярга була.

Видеолар Лилия Мортазинаның социаль челтәрдәге битеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100