Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестә тозлауның 5 төрле ысулы

news_top_970_100
Кәбестә тозлауның 5 төрле ысулы
Гөлүзә Василова

«Биш остадан биш рецепт, җаныгыз теләгәнен сайлап куллана аласыз», – дип тәкъдим итә «Ватаным Татарстан» газетасы.

Зөлфия Кәримуллинадан тәмле кәбестә. Бер зур баш кәбестә, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 0,3 стакан 9 процентлы аш серкәсе, эре угычтан уылган бер кишер, 3-4 тырнак сарымсак, озынчалап туралган болгар борычы.

Барысын бергә бер табакта болгатып, ике сәгать тотарга кирәк. Аннан банкага тутырып, суыткычка куясы.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Зәйтүнә Әхмәтовадан «мәшәкатьсез» салат рецепты. З л банкага тыгызлап кәбестә, кишер, укроп орлыгы тутырырга. 2 аш кашыгы тоз, 1 л су, кәбестә басыла төшкәч, тагын кәбестә өстәргә. 2 көн шулай тик тора, баскалап, һавасын чыгарып торырга. 2 аш кашыгы шикәр комы салырга, тагын ике көн «утыра». Кәбестә әзер!
 

Ләйсән Хантимеровадан кәбестә салаты. 3 кг кәбестә, 1 кг болгар борычы, 3-4 кишер, 2 аш кашыгы укроп орлыгы, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан сыек май (яртысы – «исле», яртысы – «иссез»), 0,5 стакан алма серкәсе, 1 л су. Кәбестә, болгар борычы, кишерны ваклап турарга, барысын бергә болгатырга, тозлык әзерләп, кәбестәләрне банкаларга тутырырга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Аш-су блогеры Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кәбестә тозлау ысулы. 3 литрлы банкага: 3-4 тырнак сарымсак, 6-7 түгәрәк кара борыч, 2-3 канәфер, 3 уртача зурлыктагы кишер, 1-2 дәфнә яфрагы, зур-зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга. Аннан өстенә кайнар су коярга. Шуны 10 минут тотарга. Суны түгәргә. Ул арада тозлык әзерләп куярга.

Анысы болайрак ясала: 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе. Аш серкәсе салмыйча гына тозлыкны кайнатып чыгарырга, аннары аш серкәсе салырга. Бер тапкыр болгатып алгач, банкага коярга. Берничә көн дигәндә тозланган кәбестә әзер була!

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Блогер Әлфия Галиәхмәтовадан кәбестә тозлау рецепты. 1 зур кишерне – угычтан, туралган кәбестәне җиңелчә генә кул белән уарга. Банкага тыгызлап тутырырга, өстенә 0,5 стакан аш серкәсе салырга.

Маринад өчен: 2 л су, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы. Кайнап торган маринадны банкага салырга. Өстен тәлинкә белән каплап, 1 көн тотарга, икенче көнне суыткычка куярга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100