Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче блогер Лилия Мортазина үз сәхифәсендә бакчачылык буенча киңәшләр бирә. Бу юлы ул кәбестә орлыгы ясарга өйрәтә.
«Теләсә нинди кәбестәнең орлыгын үзебез ясасак була. Сортлар турында сүз бара. Кәчәне базда бик әйбәт саклана. Яз җиткәч, туфракка утыртып су гына сибәсе. Бик олы булып үсә ул. Бер сортны икенче сорттан бик ерак утыртырга кирәк, алайса бер-берсе белән серкәләнә. Орлыгы бик күп була», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.