
Күбәләк корты – кәбестәгә иң нык зыян китерүче, дип саный биология фәннәре кандидаты Татьяна Попова. Ана бөҗәкләр күбесенчә төсле һәм ак кәбестәгә эре йомыркалар сала (100 дән артык). Йомыркадан чыккан бөҗәкләр башта төркемләп тукланалар, аннары үсемлек буенча шуышалар. Бу хакта «Аргументы и факты» яза.
Күбәләк кортының үсеш циклы – 15-30 көн, шуннан соң ул әйләнә-тирәдәге әйберләрдә курчакка әйләнә. Урта полосада күбәләкләрнең икенче буыны аеруча зарарлы.
Бөҗәкләр китергән зарар бактериоз үсешенә китерә. Профилактика һәм дәвалау өчен «Фитоспорин-М», «Гамаир» яки «Планриз» препаратларын кулланалар.
Кәбестәне кортлардан саклау өчен төнәтмәләр ясарга кирәк. Бу төнәтмәләр бөҗәкләрне куркыта, үсемлекләргә һәм кешегә зыян китерми.
Әзер төнәтмәне сөзәргә, аны җилсез коры вакытта иртән яки кич яфракларның ике ягына да сөртергә киңәш ителә. Эшкәртүне 5-7 көн саен, бигрәк тә явым-төшемнән соң кабатлыйлар.
– Сарымсак төнәтмәсе 1 литр җылы суга 100 г вакланган сарымсак салып әзерләнә. Аны 1 тәүлек төнәтергә кирәк. Аны сөзгәннән соң, 10 литр су өстәргә кирәк, шулай ук, яфракларга яхшырак ябышсын өчен, бераз сыек сабын кушыгыз.
– Әрем кайнатмасын 500 г яңа (яки 200 г кипкән) вакланган әремнән әзерлиләр. Ул 15-20 минут 5 литр суда кайнатыла. Суытканнан һәм сөзгәннән соң, сиптергәнче, 1:2 чагыштырмасында су белән сыекландыралар.
– Суган кабыгы төнәтмәсен 10 литр кайнар суга 200 г суган кабыгы салып, караңгы урында 2-3 көн тотып ясыйлар. Куллану алдыннан сөзәләр.
– Сельдерей кайнатмасын 500 г вакланган яфрак һәм сабактан әзерлиләр, 10 минут 3 литр суда кайнаталар. 2-3 сәгать төнәткәннән соң сөзәләр һәм 1:2 чагыштырмасында су кушалар, яхшырак ябышсын өчен сабын өстиләр.
– Помидор ботагыннан әзерләнгән кайнатманы 1 кг вакланган ботактан әзерлиләр. Башта 4 сәгать 10 литр суда тоталар, аннары 30 минут кайнаталар. Суытканнан соң сөзәләр, 1:3 итеп су кушалар һәм сыек сабын өстиләр.