Башкортстан кибетләрендә кәбестәне икегә яки дүрткә бүлеп сата башлаганнар. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, кибет киштәсендә аскы рәттә бөтен кәбестәләр ятса, өске рәткә кисәкләргә бүленгәне куелган. Шунда ук бәясе дә күренеп тора. Анда 1 кг кәбестәнең бәясе 116 сум дип язылган, Казанның кайбер кибетләрендә 126 сум (аннан да югары бәя куелган фотолар да җибәрүчеләр булды) булуы да күзгә чалынды. Димәк, сатып алучыга уртача зурлыктагы кәбестә 300 сум чамасына төшәчәк. Кәбестәне бүлеп куюга килгәндә, бәя арткач әлеге төр яшелчәнең начар сатылуы сәбәп булырга мөмкин.
Казанда яшәүчеләр дә иң кыйммәтле кәбестәне фотога төшереп, социаль челтәрләргә куйган. Ул башкаладагы иң кыйммәтле кибетләрнең берсендә һәм аның бер килограммы 800 сумга якын. Карап торышка ярты килога тулмаган гади кәбестә инде. Ә бәясе 400 сумга якын килеп чыккан. «Бу кәбестә безгә бизнес класста кайткандыр», - дип тә язып куелган фото астына.
Кайбер матбугат чараларында кәбестәгә бәя артуны былтыр уңыш начар булуга сылтаулары турында яздылар. Менә уңыш начар булды дигәне ышандырмый, чөнки безнең бакчада кура җиләге куакларыннан арындырылган кызыл балчыклы туфракка утыртып кую белән су сибүдән башканы күрмәгән кәбестә дә уңды. Ә кәбестә үстерү белән чынлап торып шөгыльләнүчеләр аның барлык технологияләрен үти бит инде. Алай итеп эшләп тә уңышлары начар булуы шикле.
Хәер, кәбестә ул тамак туклыгы түгел… Комментарий калдыручыларның күбесе кәбестәсез дә яшәп була дигән фикердә.
«Мин кәбестәне еш ала идем, бу бәягә кәбестә сатып алмыйм инде. Үзләре ашасыннар!»;
«Кәҗәләр үзләре ашасын»;
«Хәзер борщ белән щи ашларын ташбака ашы кебек элиталы рестораннарда гына тәкъдим итәрләр инде»;
«Бу бәягә кем алсын. Әнә, кәбестәләре чери башлаган, шуңа бүлеп саталар»;
«Кәбестә дә «кеше» булды»;
«Шул ярты килолап сатсалар гына инде», дип язган сатып алучылар.
Шулай да тиз үзләштерелә торган ризыкларның берсе булган кәбестәдән бөтенләй баш тарту мөмкин түгел, чөнки анда файдалы микроэлементлар, витаминнар күп. Яфраклы кәбестә составында магний, хром һәм фолий кислотасы бар, шулай ук ул кальций, фосфор һәм клетчаткага бай.
«Бер уйлаганда уңайлы инде. Менә миңа бер кәбестә күп, череп кенә ята», «Мин кәбестәсез яши алмыйм. Элек өсте-өстенә ала идем. Берсе бик тәмле булмагач, икенчесен ала идем. Бу очракта мин кисәкләп кенә сатып алачакмын», дип бу хәбәрнең уңай ягын табучылар да бар.
«Автомобильләрне дә бүлеп сатмаслар микән, акча җитми», дип тә шаяртырга теләгән берәү.
Безнең гаилә дә кәбестәне күп ашаучылар рәтенә керә. Кәбестә ашларының төрлесен пешерәм, салатын ясап торам, пилмән һәм кәтлит ашарга җиңелрәк булсын өчен иткә дә кушам, икенче ашлар янына маринадланганын да кулланабыз, балаларга «свежий» килеш турап та бирәм.
Кайбер очракларда кәбестәне алыштыру җаен бик тиз таптым әле. Катырган ташкабаклар бар бит, сезнеке дә бар инде... Шуларны эретәм дә блендерда ваклыйм. Кәбестә урынына пилмәнгә һәм кәтлиткә кушам. Бик сусыл, тәмле булып пешә, «ташкабак тәме килә» диюче юк.
Шулай итеп кәбестәнең кадере артты. Әле бу гади кәбестә турында сүз бара, ә күпләр яратып куллана торган пекин кәбестәсе, чәчәк кәбестә, шәмәхә кәбестәләре элек тә кыйммәтрәк иде. Хәзер шәмәхә кәбестә гади кәбестәдән арзан булып калган.
Кәбестә үстерүләрем
Кәбестә үстерү белән бәйле яшүсмер чак хатирәләре дә яңарды әле.
Мин укучы вакытта ул кәбестәнең гадиен һәм чәчәк кәбестәне бәрәңге бакчасына утырта идек. Ул вакытларда авылда алай күп итеп яшелчә утыртучы булмады диярлек. 150ләп төп кәбестә, тагын шулкадәр помидор. Әтигә теплица тотучы дусты сатып бетерә алмаган үсентеләрен биреп кайтара да, мин «интегә» идем. Бакча артында елга, әти шунда басма салып бирә дә, су ташып сибү минем өстә. Гомумән, чыгып караучы юк, көз нәтиҗәне генә карарга чыгалар. Колхоз эшеннән кайтып кермиләр...
Суын сибеп, чүбен утау бер хәл, аны бит корт ашый. Агулаган кеше юк, шул көл сибә идем. Уңды ул кәбестә, тик чәчәк кәбестәне ничек ашарга икәнен генә белми идек. Әрәм итәсе юк бит инде аны. Ашка һәм бәрәңгегә салып пешерәбез, терлекләргә турап бирәбез. Чәчәк кәбестә тәменә шаккатмадык инде, ул вакытта каймаклы, сырлы соуста пешерергә өйрәтүче интернет юк бит. Шулай ук «дөрес туклану» дигән нәрсә дә модада түгел иде, тозлы суга чәчәк кәбестә салып пешереп ашыйлар дип кем белгән…
Икенче елны тагын шул кәбестә... Җәе эссерәк килдеме, мин ул кәбестәләрне көл белән генә корттан коткара алмадым, рәхәтләнеп ашадылар. Эх, хәзерге «осталыгым» булса, кортка ашатканчы үрдәкләргә йолкып биргән булыр идем. Алар ул кәбестә яфракларын талаша-талаша тәмләп ашый.
Хәзер кәбестәне корт ашамасын өчен иртә утыртам, көннәр кыздыра башлаганчы үсеп кала. Кәбестәләрне бәрхет гөле белән чиратлап утыртабыз. Көл дә кирәкми, агу да. Чәчәктән чәчәккә очып йөргән күбәләкне чәчәк исе белән куркытып булсын инде, ә?! Кайбер елда көзгә таба корт төшә, ул вакытта инде куркыныч түгел, кәбестә өлгергән була. Шулай ук кәбестә араларына календула чәчәге яки помидор да утыртырга мөмкин дип укыдым. Быел инде бушлыкны чәчәк утыртып әрәм итеп булмас, кәбестә арасына помидор утыртып сынап карарбыз...
Димәк, дуслар, кәбестәне күбрәк утыртабыз да, катырып куябыз инде…
Тәмләткечләр белән пешерелгән кәбестә боҗрасы рецепты
Хәзер менә бу рецепт белән пешерелгән кәбестә «деликатес» бәясенә төшә инде. Бакчада яшь кәбестә өлгергәч, пешереп ашарбыз яме, рецептын саклап куйыйк.
Кәбестә боҗрасы гадәти зурлыкта булсын өчен, кечерәк кәбестә сайлап алырга кирәк. Боҗралап кисәргә.
Кәбестәгә тәм кертү өчен, тоз, борыч, сарымсак, тәмләткечләр (прованские травы, базилик һ.б.), зәйтүн мае, атланмай, ә бизәү өчен көнҗет орлыгы кирәк булачак.
Майның бер төрлесен генә куллана аласыз яки башта зәйтүн мае белән майларга, ә пешеп чыккач өстенә каткан атланмай куярга мөмкин, ул эреп таралачак.
Кәбестә боҗрасын сытылган сарымсак белән ышкырга, ике ягын да зәйтүн мае белән майларга, тоз, борыч һәм тәмләткечләр сибәргә.
Майланган табага куеп, 180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә, аннары кайнар боҗраларга каткан атланмай куярга һәм эреп беткәнен көтәргә. Әзер кәбестә боҗрасы өстенә көнҗет орлыгы сибәргә.
Кәбестә боҗрасын табынга кәтлит яки ит калҗасы белән бирергә мөмкин.