news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәбестә өстендә пешкән ит рецепты

news_top
Кәбестә өстендә пешкән ит рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Кәбестә белән итне кәстрүльгә дә салып пешерергә була. Әмма менә бу рецепт күпләрнең күңеленә хуш киләчәк. Әзерләү өчен вакыт күп кирәкми.

Уртача кәбестәне 1,5 см калынлыкта түгәрәкләп кисәргә. Кәбестә түгәрәгенең ике ягына да тоз, борыч, ысланган паприка сибәргә, өске ягына кетчуп белән майонез сыларга, өстенә фарш җәяргә һәм духовкада 40 минут пешерергә.

Фаршка суган белән бәрәңгене блендер аша ваклап салсагыз бик йомшак булачак, шулай ук тәмләткечләр өстәргә онытмагыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар