news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәбестә бөккәне вә ике кәнфит кыйссасы

news_top
Кәбестә бөккәне вә ике кәнфит кыйссасы
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Улым белән метрода теш табибыннан кайтып барабыз. Яныбызга, әллә каян елмаеп, карап торышка 70 яшьләрдәге әби (алай дияргә тел дә әйләнми, яхшы сакланган) килә иде. Аны күрми калу мөмкин түгел, сары тукымага зур кара түгәрәкләр төшкән җиңсез күлмәк, кулда – маникюр, аякта – яшьләр кия торган аяк киеме, шулай ук тырнаклар буялган. Муенда алтын йөгертелгән 2 озын чылбыр һәм икешәр кулон, бармак саен йөзек, колакта күбәләк сыман зур алка, ирен буялган, чәченә «анар төсе» йөгертелгән. Ул безнең янга ук килеп утырды һәм үзен «тетя Нина» дип таныштырды. Бәләкәй генә сумкасын ача башлады.

– Улым, синең исемең ничек? Сиңа ничә яшь?

– Аяз, 8 яшь (яңа гына тешен алдырган бала, өшегән иреннәрен селкетеп, сөйләшәсе килмичә генә дәште).

– Хәзер мин сине сыйлыйм. Менә яңа гына пешкән кәбестә белән йомырка бөккәне. Тотып карагыз, әле җылы (миңа бөккәнне тоттырды, әмма ул салкын иде).

«Кирәкми, әле генә тешен алдырдык, ул ашый да алмый. Кайткач үзегез чәй эчәрсез», – дип, мин карышам.

«Алайса, сиңа тешеңне алдырган өчен бүләк булыр, кайткач ашарсың», – дип, балага пакетка салынган бөккәнне тоттырып та куйды. Шул арада сумкасында кәнфитләр булу да искә төште. Нина ханым бөккән салынган пакетны кире алып, анда 3 кәнфит тә салды.

Метродагы халык безнең якка төбәлгән иде. Алар башта Нина апаның күчтәнәчен «алырмы» дип кызыксынып карап торса, аннары «алдылар» дип шаккатты кебек тоела иде. Ә мин, ул карашлардан котылырга теләп, тизрәк рәхмәтемне әйттем.

Киләсе тукталышта Нина апа изге теләкләрен теләп, күптәнге танышлары белән саубуллашкандай итеп, төшеп калды.

Улым, метродан чыгуга «пакетны ташлыйбыз», ди, чөнки шулай тәрбиялибез – чит кешеләрдән әйбер алмыйбыз, кемдер биргән кәнфитне дә ашамыйбыз.

«Тукта, улым, ризыкны алай ташлау ярамас, әйдә күгәрченнәргә ашатырбыз», – дип, юлны дәвам иттек. Һәм кошлар күренгән урында кәбестә бөккәнен ваклап калдырдык, күгәрченнәр сыйны әллә каян күреп алды. Кәнфитләрне ташладык инде. Бәлки, Нина түтинең шулай баланы куандырасы гына килгәндер дә, әмма, нәрсәгәдер ирешкән кебек шатланып, вагоннан чыгып китүе дә шик уятты. Ни генә әйтсәң дә чит кеше шулкадәр үгетләп биргән әйбер шикләндерә...

Минем шунда ук бабаем искә төште. Ул кибеттән әбигә чәй эчәргә ак эчле кәнфит алып төшә иде, үзенә – карамель. Шуны учлап чалбар кесәсенә салып куя. Ул аны үзе суырып йөрде микән, бер дә күргәнем булмады. Әмма капка төбендә утырганда, узып баручы балаларны чакырып алып, «улым, кызым, син кем баласы» дип сорый иде дә кесәсеннән кәнфит алып бирә иде. Я булмаса көтү куганда күрше апайларны туктатып, «мә, авызыңа тәм кереп китәр» дип, 2 кәнфит тоттыра иде. Ул шулай кешеләрне куандырып тәм тапкан, күрәсең.

Әгәр шулай икән, Нина түти безне гафу итсен инде!

Шулай берсендә, кайнаналарда булганда, күрше абзые йомыш белән керде. Янымда гына балалар күренмәгәчме, өйдәгеләр арасында иң яше мин дипме, «килен, мә, чәй эчәрсең» дип, миңа 2 кәнфит биреп чыгып китте. Мин, бер дә шикләнмичә, шул кәнфит белән утырып чәй эчтем.

Хәтерлим әле, мәктәп укучылары булганда, тимурчылар буларак, ялгыз әбигә ярдәм иткәч, ул безгә бер пакет кәнфит тараткан иде.

Бер уйласаң, Нина түтиләр һәр авылда бар инде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар