«Туган тел» телеканалының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кәбестә бөккәне рецепты белән уртаклаша.
«Бер пакет кефирга 1 йомырка сытам (төче камыр күп йомырканы яратмый), 1 чәй кашыгы тоз (тозның да төрлесе була), 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы кушам.
Онны кечкенә иләк белән аз-азлап кына, турыдан-туры камыр баса торган савытка илим. Онны салып, болгата башлаганчы, шушы он өстенә көпшәкләндергеч сибәм. Аннары барысын бергә кашык белән туглыйм. Онны гел өсти барам. Кашык белән болгатуы кыенлашкач, камырга 1-2 аш кашыгы үсемлек мае салып, азлап-азлап кына он куша барып, камырны кул белән басып бетерәм. Ул савыт төбенә дә, кулга да ябышмый башлый.
Барысына бергә 15 минут чамасы вакыт китәдер.
Төче камыр озак һәм шәп итеп басканны ярата. Аз гына катырак булган кебек тоелса да ярый, чөнки хәзерге оннарның җилемсәсе юк, бераз торгач, йомшап бетә ул.
Әйбәтләп басканнан соң, камырны кимендә 15 минутка (озаграк та ярый) бер читкә алып куеп торыгыз. Өсте кипмәсен өчен азык пленкасы белән каплагыз.
Эчлек өчен: 1 баш уртача зурлыктагы кәбестә, фарш (мин бу юлы салмадым), кара борыч, паприка, туңдырылган укроп, бер уч мәхәббәт һәм бисмилла!» – дип яза ул.