Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабергә ташны кайсы якка куярга һәм агачны кайсы якка утыртырга?

news_top_970_100
Кабергә ташны кайсы якка куярга һәм агачны кайсы якка утыртырга?
Салават Камалетдинов, архив

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кабергә таш урнаштыру һәм агач утырту тәртибен аңлата. Бу турыда ул Телеграм каналындагы сәхифәсендә сөйли.

Хәзрәткә сорау биргәннәр: «Кабер ташын кайсы якка урнаштырырга һәм, мәсәлән, миләш агачын кайсы якка утыртырга?»

«Безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз, танышларыбыз ята торган зиратлар кайда урнашуга карап – шәһәрме ул, авылмы ул – традицияләр төрле булырга мөмкин. Башта, һичшиксез, зират караучысы белән танышыгыз, киңәшегез. Кайдадыр таш куялар, кайдадыр куймыйлар, кайдадыр чардуган куялар, кайдадыр куймыйлар, агачны да кайдадыр утырталар, кайдадыр утыртмыйлар. Ләкин шуны истә тотыгыз: кабер өстендә үсә торган чирәм бөртеге дә мәрхүмнәр өчен зикер әйтеп тора», – ди хәзрәт.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100