Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабереңнән тартып чыгарам». Каенсеңел мәрхүмә киленне кабердән казып алуны таләп итә

news_top_970_100
«Кабереңнән тартып чыгарам». Каенсеңел мәрхүмә киленне кабердән казып алуны таләп итә
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Чаллыда яшәүче хатын мәрхүмә киленен эксгумацияләүне (кабереннән казып алуны) таләп итеп, судка гариза язган. Өстәвенә, ул мораль зыян өчен компенсация дә сорый. «Кабереңнән тартып чыгарам: Чаллыда яшәүче хатын мәрхүмә киленне эксгумацияләүне таләп итә» дигән язма kazanfirst.ru сайтында чыкты.

«Суд да дело» газетасына сылтама белән хәбәр ителгәнчә, абыйлы-сеңелле туганнарның атасы үлә, аннары анасы да вафат була. Ата белән ананы янәшә җирлиләр. Аннары абый кешенең, ягъни атасы белән анасы үлгән ир-атның, хатыны да вафат була. Киленне дә ата белән ана янына җирлиләр.

Тол калган ир-атның сеңлесе, ягъни каенсеңел судка мөрәҗәгать итә. Ул анасы белән килен арасында мөнәсәбәтләр начар булуын әйтә. Имеш, киленне кайнана янына җирләгәндә санитария нормалары да үтәлмәгән. Ул эксгумация һәм мәетне башка урынга җирләү эшләрен абыйсына һәм башкарма комитетка йөкләүне сорый. Моннан тыш, бу хатын үзенә мораль зыян өчен компенсация дә түләнергә тиеш дип саный.

Суд киленне эксгумацияләү таләбен дә, мораль зыян өчен компенсация таләбен дә кире кага, киленне җирләгәндә кагыйдә бозулар булмавын белдерә. Үзара начар мөнәсәбәтләр моңа сәбәп була алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 февраль 2024
    Сирень
    Нинди кешелэр була икэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100