Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каберемә куярга чәчәккә заказ бирә башлаган идем...» - яман шешне җиңгән Вероника тарихы

Вероника Ашурова белән бик очраклы таныштык. Аның Казанда мәш килеп хәйрия концертын үткәреп йөргән чагы иде. Вероника үзенең минут, секунд саен тын да алырга вакыты булмаган тыгыз графигында минем белән сөйләшергә вакыт тапты. Дөресен әйтим: Верониканың язмышы бик тетрәндерде.

news_top_970_100
«Каберемә куярга чәчәккә заказ бирә башлаган идем...» - яман шешне җиңгән Вероника тарихы
Вероника Ашурованың шәхси архивыннан

«Тугыз БДИ тапшырып, мәдәният университетына укырга кердем»

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Веро́ника Ашурова моңлы бала булып туа. «Актриса туган! Ю-юк, бу актриса түгел, җырчы ул!» – дип әйткәннәр сабыйга. Шуңа да, аңа Вероника Кастро хөрмәтенә Веро́ника дип исем кушканнар.

 

Фото: © Вероника Ашурованың шәхси архивыннан

Язмыш Верониканы төрле яклап сыный: ачысын да, төчесен дә күрсәтә. Тормыш юлы гел ак юлдан гына тормый дигәндәй, Верониканың тормышы да аклы, каралы юллардан тора. Ул язмышы турында сөйләгәндә бик йотлыгып тыңладым. Вероника турында аерым китап язып булыр иде.

– Кечкенә чагымнан ук музыка мәктәбендә виолончель буенча укыдым, - дип башлады сүзен Вероника. – Сәхнәгә адым ясаганыма да быел 25 ел булган икән. 11 ел буе виолончельдә оркестрларда уйнадым, концертларда катнаштым. Мәктәптә укыганда Вена консерваториясенә укырга керергә чакырдылар. Әти-әниемдә акча булмагач, Казанда калырга булдым. Уен коралын сатып алырга да мөмкинлек юк иде. Шулай да, тырыш кыз булдым.

Журналист булырга да хыялландым, ТНВ оештырган «Тин-клуб»ка йөрдем. Әмма үземне бу өлкәдә күрмәдем, чөнки мин бик кызу кеше. Берара хирург булырга да хыялландым. Битараф кала алмыйм: урамда берәрсенә начар була икән, шунда ук ярдәм итәргә ашыгам. Мин аның тышкы кыяфәтенә карамыйм, канга батканмы, ялангачмы ул... Нәрсә булса да, йөрәгем түзми, булышам. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә миңа ишекләр дә ачадыр дип уйлыйм, янәшәмдә яхшы кешеләр, нәрсә сорасам да, аңлый беләләр.

Шулай итеп, үземне җыр өлкәсендә сынап карарга булдым. Иң яхшы студентлар исемлегенә кердем, Владимир Путинның стипендиясенә ия булдым. Шулай дисәң дә, мәктәпне берничә «3»ле билгесе белән тәмамладым. Шулкадәр актив булдым! Укырга вакыт калмый иде. Бердәм дәүләт имтиханын да иң күп бирүче мин булдым, әллә тугыз фәннән бирдем шунда... Ялган булмас, барысыннан да югары баллар җыйдым. Минем өчен теләсә кайсы югары уку йортының ишекләре ачык иде дисәң дә була. Музыка, концерт, кешегә ярдәм итүме – тәүлегенә ике сәгать йокы эләксә дә рәхмәт әйтә идем.

Мин – аудиал. Минем өчен мәгълүматны өч тапкыр ишетү җитә, барын да исемдә калдырам. Лекцияме ул, спектакльме... Колакчын киеп йокларга ята идем дә, төшемдә шул аудионы тыңлап, иртә белән яттан сөйләп бирә идем. Шуңа күрәдерме, телләрне җиңел өйрәнәм. Бер елны Франциягә лагерьгә эләктем. Бер ай буе шунда булып, француз телендә сөйләштем. Моның бик уңай ягы бар – төрле телләрдә җырлар язам, шуны башкарам. Шулай итеп, мин башкорт телен дә өйрәндем. Татар телен мәктәптә өйрәнә башлап, институтка кергәч, Эльмира Хамматова яхшылап өйрәтте, бирде кирәкне!

ГИТИСның эстрада бүлегенә керергә тиешле кеше идем мин... Ләкин БДИ нәтиҗәләре соңга калып килү сәбәпле, документларны тапшырырга ике көнгә соңга калдым. Бер елны бушка уздырмас өчен, документларны Казандагы мәдәният университетына тапшырдым. Имтихан көнендә коридорда басып торганда гәүдәле генә бер ир-ат этеп җибәрде. Ачуым чыкты шуңа! «Йөриләр инде шунда буталып, селкенеп!» – дип канәгатьсезлек белдердем. Ул ир-атның артыннан тәбәнәгрәк буйлы бер абый елмаеп кереп китте.

Шул бүлмәгә кереп, «Зө-Ләй-Лә»нең «Мин сине яратам» җырын җырладым. Анда микрофон таягы тора иде. Мин аны нишләтеп кенә бетермәдем! Илсур абый Сафин чыгышымнан соң эче катып шыр-шыр көлгәнен хәтерлим. Салават Зәкиевичның күзләре түгәрәк булды. Һәм мин аның... Мине этеп киткән ир-ат икәнен шунда аңладым. Илсур абый: «Әйдәгез аны кабул итик, рәхәтләнеп көләрбез ичмасам!» – диде. Альфред абый Якшимбетов кызарып чыкты, барысы да миннән көлде. Хәзер үземә дә көлке, әмма ул вакытта мин оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым.

Шулай итеп, мине Салават абыйга алдылар. Ике елдан соң мин инде татар телендә иркенләп сөйләшә ала идем: татарча китаплар укыдым, җырлар яздырдым, клиплар төшердем, театрларда практика уздым.

«Маникюр, педикюр ясатмыйча, үләргә җыенмыйм»

Күз тиде микән, студент тормышында мәш килеп кайнап, укый гына башлаганда Верониканы машина бәрдерә. Менә шунда берсе артыннан берсе сынаулар башлана да инде…

 

Фото: © Вероника Ашурованың шәхси архивыннан

– Светофорның яшел утына чыгып барганда өстемә машина менде, - ди Вероника. – Бөтен сөякләрем сынып беткән иде. Табиблар күңел сөенерлек фаразлар әйтмәде. Иң яхшы очракта да утырып кына тора алачаксың, диделәр. Операция ясау түгел, беренче биш көндә миңа бармак белән тотынырга курыкканнар. Операция ясалачак көнне дә табибыма: «Маникюр, педикюр ясатмыйча, үләргә җыенмыйм», - дидем. Табиб шаккатты. «Ашурова, син хәтта кешечә авырый да белмисең!» – диделәр миңа.

«Местный» наркоз ясадылар. Мин бик кызыксынучан кеше, шуңа операция вакытында башымны күтәреп карарга булдым. Шулчак күрше өстәлдә пычкы белән бер кешенең кулын кискәннәрен күрдем. Шуны күрүем булды, аңымны җуеп яттым. Моны тагын бер кат күргәнче, ычкынуым яхшырак, дигәнем ахры. Нәтиҗәдә, операция сузылды. Клиник үлем кичердем. 15 минут ятканмын. Минем җаным әллә кайларга очып китте, теге дөньяда күрмәгән туганнарымны күреп кайттым. Табиблар мине теге дөньядан «тартып алды».

Шушы вакыйгадан соң шуны аңладым: болай гына исән калмаганмындыр, бу дөньяда нәрсә дә булса эшләргә кирәк, дидем. Операциядән соң минем торып йөрисе килде. «Йөри алсаң да, чатанлап кына йөрсәң инде. Биек үкчәләр турында оныт», - диделәр. Мине гыйнварда каталкада яткан килеш хастаханәдән өйгә чыгардылар. Әнием миңа елавын күрсәтмәскә тырышса да, аның хисләнгәнен сизә идем. «Менә күрерсең әле, әтинең туган көнендә 17 мартта биек үкчә киеп җырлап күрсәтәм!» – дидем.

 

Фото: © Вероника Ашурованың шәхси архивыннан

Тирә-яктагы кешеләр аякка басуыма ышанмаса да, дусларым култык таяклары алып килде. Әни өйдә булмаганда култык таякларын алырга дип, өстерәлә-өстерәлә үрмәли идем. Култык таягын тоткач та төшереп җибәрә идем, ә үзем тора алмыйм – аякта гипс. Атлап та, торып та булмый. Крокодил кебек кире караватыма үрмәләдем. Көч-хәл белән караватыма менеп ята идем. Әни кибеттән кайтып, нәрсә булды, дип аптырый иде. «Песиебез Пушок костыльләрне төшерде», - дигән булдым. Шулай итеп, ай ярым мин әни күрмәгәндә идән буйлап үрмәләп йөрүемне дәвам иттем.

«Балакаем, башың исән икән, Аллага шөкер»

– Февраль ахыры. Мин култык таякларына таянып, баса башладым. Тәннән тир ага, тән нык авыр кебек тоела. Мин һава тутырылган шар кебек, шешенеп беткән идем. Әни күрде дә, егылып китә язды. Шунда әни караваттан торганыма шаккатты. «Әни, иртәгә университетка барабыз», - дидем. «Нинди универ? Кичә генә үлеп ята идең!» – диде әни.

 

Фото: © Вероника Ашурованың шәхси архивыннан

Икенче көнне такси чакырдым. Такси ишек төбенә үк килеп җиткәч, әни минем белән университетка барырга ризалашты. Барып җиткәч, Римма апа Ибраһимованың кабинетына кердем. «Балакаем, башың исән икән, Аллага шөкер», - дип куйды. Римма апа - минем икенче әнием. Ул нык кайгырган иде... Ә өстәлдә мине университеттан куу турында документлар ята икән. Мин кулымны кәгазь өстенә куйдым да: «Кул куймагыз!» – дидем. «Нишлисең?» – дип аптырап калдылар. Клиник үлем кичергәннән соң ниндидер эчке сиземләү хисе барлыкка килгән иде миндә.

«Мин укырга йөрәячәкмен, лекцияләр тыңларга киләчәкмен!» – дидем. Академик отпуск алырга тәкъдим иттеләр. Ә мин бу вакытта үземнең студент тормышымны күз алдына китердем. Шулчак мине кызганулары чыгырымнан чыгарды. Академ алсам, төркемдәшләремне югалтачагымны аңлый идем. Җитмәсә, төркемнең старостасы идем.

Култык таягына таянып, таксига утырып укырга йөрдем. Бөтен тәннәрем бинтка уралган иде. 17 марта мин әтинең туган көнендә Тукай музеенда кыска күлмәк киеп, биек үкчәле туфлиләр киеп чыгыш ясадым. Мине анда музейга ярым яткан килеш алып килделәр.

Чыгышым вакытында эчемнән Аллаһы Тәгаләгә җырның тизрәк бетүен сорап ялвардым. Аякларымда җөйләр дә (шовлар) алынмаган иде. «Җепләр ычкынса, кан бәрәчәк. Аннары була хәлләр...» – дип уйга калдым. Бу вакытта авыртуны баса торган даруларның да «көче» беткән иде. Җыр беткәннән соң оештыручылар кабаттан «бис»ка җырлавымны үтенде. Җитмәсә, җырның француз теленнән татарчасына тәрҗемәсен сорарга тотындылар. Ә беркем дә минем нинди хәлдә икәнемне белми иде.

Җырны икенче тапкыр да башкарырга туры килде. Бик хәлсезләндем. Музей бүлмәсеннән инде үзем чыгарлык хәлдә түгел идем, кулга күтәреп алып чыктылар. Шуннан соң өйгә кайттым һәм бер ай буе караватта яттым. Әнигә аякка басам дип сүз биргән идем, сүземдә тордым. Миңа моның өчен оят түгел иде. Укуымны мин читтән торып дәвам иттем. Акрынлап аякка бастым. Институтны кызыл дипломга тәмамладым.

«Ирем туй башланыр алдыннан юкка чыкты»

Алга таба Верониканың тормышында тагын бер сынау була. Гомумән, аның язмышы сикәлтәле юллардан тора. Верониканың биографиясен белеп алган режиссерлар аның турында инде әллә ничә тапкыр фильм төшерергә тәкъдим ясап караган.

– Яшь тамашачылар театрында эшли башладым. Миндә театр тузанына аллергия башланды, күз күремем начарланды. Берзаман сәхнә артында басып торганда актерларны да, сәхнәдә нәрсә барганын да күрмәс булдым. Гомумән, сукыр калдым. Табибка тикшеренергә бардым. Ул миңа дәваланырга җылы якка барырга киңәш итте. Миңа эштән китәргә кирәклеген аңладым.

...Күпмедер вакыт үтте. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Шатлыгым эчемә сыймады! Авыл малае иде ул, Лаештан. Шул ук вакытта миңа Лаештагы Мәдәният йортында директор вазифасын тәкъдим иттеләр. Канатларым үсте!

2020 ел, февраль. Мәш килеп туйга әзерләнәбез. ЗАГСка барырга тугыз сәгать калганда ирем юкка чыкты. Мин ул көнне авырга узганымны белгән идем. ЗАГСта язылышканнан соң, иремә сюрприз ясыйсым килде. Булмады. Икенче көнне әти-әниләренә барып, эзли башладым. Бөтен Татарстанны аякка бастырдым. Алдагы көндә балам төште. Башка мин ирем буласы кешене күрмәдем.

Стресска бирелмәс өчен, «Йолдызлы карантин» проектын уйлап таптым, йолдызлар белән туры эфирлар уздырдым. Гомумән, эшкә чумдым. Шулчак үземә Nika Pе́rak дигән тәхәллүс алдым, яңа җырлар яздырдым. Моңа кадәр мине татар эстрадасы җырчысы дип кенә белсәләр, бу тәхәллүс белән бөтен дөньяга танылдым.

«Каберемә чәчәк куярга дип, заказ ясый башлаган идем»

Шуның белән шул, тормышлар җайлана гына дигәндә тагын бер сынау – 2020 елның октябрь аенда Верониканың өч органында яман шеш табалар…

– Ул геометрик прогрессия белән үсә башлаган иде. Шешләр өч атна эчендә ике миллиметрдан 4,5 сантиметрга кадәр җиткән иде. Көчле дарулар бирделәр. Ярты курсны үткән идем, ләкин тулы курсны үтеп бетерә алмадым, организмым кабул итмәде.

Миңа операция ясарга тиешләр иде, ләкин операция ясалырга тиешле көндә: «Өегезгә кайтыгыз. «Титаник» фильмын карагыз», - дип өйгә кайтарып җибәрделәр. Әни шаккатты. «Исән калсагыз, ай ярымнан килегез», - диделәр.

Өйгә кайтып, «Титаник» фильмын карадык. Барысы да аңлашылды. Барлык сорауларга җавапларны шул фильмда таптык. Мин үз-үземне ай ярым эчендә рәткә китердем: психосоматика, медитация белән шөгыльләндем. Бер айдан соң УЗИ үтәргә куштылар. Мин ул көнне Мәскәүгә әтинең туган көненә киттем. «Синдә бернәрсә дә юк», - дип әти мине тынычландырырга ашыкты. «Бар диделәр бит», - дидем. Казанга кайтып, иң яхшы табибка УЗИ ясатырга бардым. Элекке анализларымны күрсәтмәдем. Табиб карады да: «Котлыйм! Организмың 18 яшьлек кызныкы кебек!» – диде. «Чынмы?» – дип бүлдерә-бүлдерә сорыйм. «Болай гына күренергә килдеңме?» – дип кызыксынды табиб. Мин инде бу вакытка каберемә чәчәк куярга дип, заказ ясый башлаган идем.

Табибка барлык анализларны күрсәткәч, ышанмады. «Син түгелдер бу, башка кешедер», - диде. Ышанмагач, фамилиямне төртеп күрсәттем. Нәтиҗәне белгәч, тезләнеп, табибның аякларын кочаклап алдым. «Яратам сезне!» – дип, рәхмәтләр әйтеп, акырып еладым. Шатлыклы хәбәрне иң элек әнигә җиткердем. Әти бу хәбәргә бер дә аптырамады: «Сәламәт икәнеңне белмәгән идеңмени?» – дип кенә куйды. Тыштан борчылмаган кыяфәт чыгарган булса да, әти эченнән бик борчылды, мәчетләргә йөрде, намаз укыды.

Аннан соң башка УЗИда тикшерендем. Шулай ук барысы да яхшы иде. Аллага шөкер, күз тимәсен дип, мин өч ай саен тикшеренеп торам.

Нәрсә дип әйтә алам: ул күп нәрсәдән тора икән. Үз-үзеңне көйләүдән һ.б. Аллаһы Тәгалә «башыма суккан» дип уйладым. Мин бу хәбәрне кабул итәргә әзер идем инде – ә кая барасың? Бу минем өчен зур дәрес булды. Гомернең кадерен белергә, авырлыклар белән көрәшергә, үземне яратырга өйрәндем, - дип сөйләде Вероника.

 

Фото: © Вероника Ашурованың шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 июнь 2022
    Исемсез
    Бу доньяда уз урынын тапкан,булдырган,гыйбрэт алырлык кочле кеше.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100