Әнисен югалткан Анзор Нәбиуллин: «Бөтен туганнарым мәрхүм, хәзер үләргә дә курыкмыйм»
Алар - әниле-уллы, икесе дә язмыш тарафыннан сыналган кешеләр. «Татар-информ» хәбәрчесе озак еллар Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең вәкиле булып эшләгән Люция Нәбиуллинаның улы - Анзор Нәбиуллин белән сөйләште.
«Әни бөтен артистларның тормышын белә иде»
Халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Анзор Нәбиуллинны мин бер дә арттырмыйча чын ир-ат, батыр йөрәкле баһадир дип әйтер идем. Әнисе Люция ханым лиифома авыруы белән чирләгәч тә, ул әнисен карарга, аңа бары тик ихлас, җылы сүзләр әйтергә көч таба.
– Әнием Себердә үскән. Ул иң төпчек бала, – дип сөйли башлады Анзор. - Алар Себердән Түбән Камага күченеп кайтканнар. 1984 елда ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең вәкиле булып эшли башлый. Түбән Камада, Тукай районнарында концертлар оештыру белән шөгыльләнә. Бу эштә әнием 2000 елга кадәр хезмәт куйды.
Якын дусты – Хәмдүнә апа Тимергалиева иде. Ул аның беренче концертын оештырган кеше. Аның белән сүзгә дә килгәне булган. «ПАЗ»да барганда шул дәрәҗәдә бәхәскә кергәннәр ки, хәтта шофер автобусны туктатырга мәҗбүр булган. Хәмдүнә апа белән сугыша язганнар! Шунда ук ачуланышканнар, шунда ук дуслашканнар.
Аннан тыш, әнием татар артистлары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов һ.б., Бөтенсоюз артистлары Мөслим Магомаев, Тамара Синявская, Алла Пугачева, Филипп Киркоров, Надежда Кадышева һ.б. концертларын оештырып йөрде. Женя Белоусов әнигә кияүгә чыгарга да тәкъдим ясаган булган! Заманында әнием Татарстанда концертларны иң яхшы оештыручы санала иде.
Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар безнең гаилә дусларыбыз иде. Әнием концертлар оештыру эшләре белән төрле шәһәрләргә дә китә иде, ә мин йә аның белән сәхнә артында буталып йөрдем, йә әби һәм бабай белән авылда кала идем. Әниемнең әтисе – бабам сугышта катнашкан, ул минем әтием урынына булды.
Илһам Шакиров «Люция» дигән җырын җырлый башлар алдыннан «Бу җыр Люция Нәбиуллинага багышлана!» – дип әйтә иде, ди әни. Гали Ильясовның соңга кала торган гадәте булган икән. Әмма үзенең юмор хисе яхшы булган. Әнием аның соңга калуы турында үзенә үк әйткән. «Мин таркау, әмма талантлы кеше. Шуңа күрә син мине гафу итәргә тиеш», - дип әйткән Гали абый.
Кыскасы, әни бөтен артистларның тормышын белә иде. Артистлар белән эшләү, үзегез беләсез, җиңел түгел. Әмма әнием беркемнән дә курыкмады, кыю булды. Аны барысы да хөрмәт иттеләр. Соңрак әни Россия авторлык җәмгыятенең Казандагы бүлегендә эшләде.
«Әнинең диагнозын белгәч, коридорга чыгып, акырып елый идем»
– Әниемнең авыруы турында очраклы белеп алдык, - дип дәвам итте Анзор. – Көннәрдән бер көнне ул ашамый башлады. Аппетиты бетте. Февральдә аның янына Түбән Камага кайткач, ябыгып беткәнен күрдем. «Барысы да яхшы. Диетага утырдым әле», - дигән булды ул. Минем эчем тыныч түгел иде, әнине тикшертергә алып бардым. Өстәвенә, йөткерә дә иде. Башта үпкәләрен карадылар – куркырлык әйбер тапмагач, ашказанын тикшерделәр. Нәрсәдер таптылар. Диагноз куя алмаганга, әнине Казанга алып киттем.
Шулай, арендалап торган фатирда әни белән бергәләп яши башладык. Табибтан табибка йөрдек, башта дүртенче стадиядәге рак, дип әйттеләр. Аннары тагын куркыныч фаразлар әйттеләр... Мин болар хакында әнигә сөйләмәдем. Шуннан соң аңа лимфома – яман шеш дигән диагноз куйдылар.
Әнигә: «Бар да яхшы. Башта химия, аннары операция була», - дип әйтеп, тынычландырырга тырыштым. Начар хәбәр артыннан икенчесен әйтәләр. Әйткән саен аяк астымда җир убылган кебек була иде. Коридорга чыга идем дә, акырып елап басып тора идем. Акылдан шаша яза идем. Эмоциональ яктан авыр булды. Чылыкта, икебез дә аңышмыйча калдык. Шок булды. Әнием – бердәнбер якын кешем бит.
Аннан соң табиблар диагноз төгәл булмаска мөмкин, дип әйтте. Шушы вакытта әни гел хастаханәдә ятты. Инде үзе ашый алмас дәрәҗәгә җитте. Аны капельница аша махсус «смесь»ләр белән тукландырырга туры килде. Лимфоманы химия белән дәвалап була дип аңлаттылар. Шулай дәваланып йөри торгач, октябрьдә әнигә ковид йокты. Бу арада аның иммун системасы какшаган иде инде.
Әнием – табигатьтән көчле кеше. Ул мине берүзе аякка бастырды. Авыруы турында белгәч тә, үзен тыныч тотты. Эчендә курку хисе бар иде, анысын күзләреннән күрдем, әмма үзе берни дә белгертмәде.
«Яхшы яшәдем. Гамәлләрем өчен оят түгел. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, шул булыр әле», - дип әйтә иде әни. Аллаһы Тәгаләгә ышанды. Ел саен ашлар уздырып килде. Психология, нумерология белән нык кызыксынды. Рухы белән көчле булды, үләргә әзер түгел иде әле.
Соңгы минутына кадәр исән калачагына ышанды ул. Мин дә ышандым. Үләренә бер ай кала ул ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган иде инде. Үләренә бер атна кала ясалма сулыш алу аппаратын сүндерүләрен сораган. «Үзем дә сулый алам», - дигән. Кәефе күтәренке булган. Менә-менә терелә дигән өмет бар иде. Ләкин могҗиза булмады, әнием узган елның 23 декабрендә җан бирде. Аңа 62 яшь иде.
Әниемнең төшкә кергәне юк. Әмма исән чагында, ИВЛ аппаратына тоташтыргач, төшкә керде. Ул төнне мин өйдә аның караватына яткан идем. Төш шулкадәр якты иде. Әнием елмайды да мине юрган белән каплады. Соңрак тагын бер төш керде. Ул коляскасына утырган да таудан төшә икән. Ә мин аны куып тотмакчы булам, ләкин куып тота алмадым...
...Хәзер инде мин әнисез яшәргә өйрәнә башладым. Бу – бөтенләй башка тормыш. Әни киткәч, үлемгә башка төрле карыйм. Бөтен туганнарым диярлек үлеп бетте, шуңа күрә хәзер инде үлемнең куркыныч түгел икәнен аңладым, - диде Анзор һәм алга таба җир җимертеп яшәргә, җырларга, вокал дәресләре укытырга теләге барлыгын әйтте.
Баксаң, Люция апаны бөтен Татарстан халкы белгән икән! Аның белән хезмәттәшлек иткән, якыннан таныш булган берничә артист белән Люция апаны искә төшереп, аралашып алдым.
«Чаллыга баргач, Люция апа өенә кундырырга алып кайтты»
Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөлфия Вәлиева Люция ханым белән 1999 елда «Зө-Ләй-Лә» төркемендә җырлый башлаганда танышкан булган.
– 1999 елда безне Чаллыга шәһәр бәйрәмендә чыгыш ясарга чакырдылар. Ул елны Исламия апа Мәхмүтовага «Ока» машинасын бүләк иткәннәр иде һәм без, өч кыз, төялеп, Чаллыга юл тоттык. Бу безнең иң беренче сәяхәтебез иде. Чаллы юлында «Ока»ның бер шөребе очкан иде, машинабыз бөтенләй туктап калды. Юл өстендә калдык. Туктап булышмаслармы, дигән өмет белән кул болгап тордык. Берзаман КамАЗга утырган бер егет туктады. «Ока»ның куркынычсызлык каешларын КамАЗга бәйләде дә, безне өстерәп Чаллыга кадәр алып барып җиткерде.
Мәйданда чыгыш ясадык. Шунда безне Люция апа күреп алды. Ул бөтен артистларны үзенә җыя торган администратор, оештыручы булып эшләгән кеше. Зур кеше! «Ока»бызны ремонтка керттек. «Машинаны төнлә генә төзәтеп бирәбез», - диделәр. Шунда Люция апа безне куна калырга үзенең фатирына алып кайтты.
Аның өе шулкадәр зур булып истә калган. Люция апа белән таңга кадәр сөйләшеп утырдык, шундый кызыклы тарихлар сөйләгән иде ул! Ашатты, эчертте. Иң кызыгы – безне коткарган КамАЗчы егет тә Люция апаларда кунды. Ә иртән Люция апа безне озатып җибәрде.
Люция апа - киң күңелле кеше, матур хатын иде. Интеллигент гаиләсеннән, үзе дә затлы кеше иде. Аның белән башка елларда да күрешкән булды. Кызганыч, гомере кыска булды. Ә улы Анзор – галәмәт талантлы егет. Европа сәхнәләрендә чыгыш ясый торган кеше. Мин аны кызганам, ул әнисе киткәннән соң югалып калды. Шуңа күрә без аның белән элемтәне өзмәскә тырышабыз, – диде Зөлфия Вәлиева.
«Авыруы турында белми дә калдым»
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина:
– Түбән Камада Люциянең апасы минем абыйлар белән күрше иде. Люция апаларына кунакка килгән вакытта таныштык. Аннан соң Чаллыга күчендек, шунда чараларда күрешкәли идек. Берничә чарага безне җыеп, оештырып алып барган иде. Бик яхшы мөгамәләдә булдык.
Авыруы турында белми дә калдым, минем өчен яңалык булды, шаккаттым! Ул «боевой» хатын-кыз иде, бер дә чирли торганга охшамаган. Улы Анзор турында яратып сөйли иде, яратып искә алам.
«Аннан хәтта ир-атлар да курыкты»
Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов Люция Нәбиуллина белән 1990 елда Түбән Кама театрында эшли башлаганда таныша.
– Люция бернәрсәдән курыкмый торган, Жанна д’Арк кебек көчле хатын иде. Бернинди түрәләр алдында баш имәде, нәрсә уйлый – шуны турысын бәреп әйтә иде. Эчендәгесе – тышында. Эшен дә җиренә җиткереп башкарды.
Артистлар белән эшләвеннән тыш, техника йортында кассир булып эшләгәне исемдә. Кешене алдамады. «Монысы аңлый торган тамашачылар өчен, монысы йомшаграк спектакль», - дип дөресен әйтә иде.
Люцияне усал дип әйтәләр иде, аннан хәтта ир-атлар да курыкты, чөнки куркытырлык итеп, әйтә белеп әйтте. Безнең аның белән конфликтка кергән булмады. Фикерләребез туры килә иде. Ызгышып киткән чаклар да булды, аннан соң бер фикергә килә идек. Аны усал дисәләр дә, ул усал хатын түгел. Ул әшәке усаллык түгел, гадел усаллык дип атала. Астыртын, гайбәт чыгарып йөрүне әшәке усаллык дип әйтеп була. Ә Люция битеңә бәреп әйтте, артыңнан сөйләп йөрмәде.
Мин аны бары тик яхшы яктан гына искә алам, чөнки андый хатыннар сирәк. Ул Хәмдүнә апа Тимергалиева кебек иде. Андый кешегә кайчак ачу да килә, «хатын-кыз башы белән тыгылып йөри», дип әйтүчеләр булыр. Икенче яктан, хатын-кызның янында яклаучысы булмагач, нәрсә эшли ала инде? Бөтен нәрсәне берүзе тартып барды бит. Нинди егет тәрбияләп калдырды! Ана җанлы кеше иде ул. Димәк, усал кеше андый була алмый. Усал кешенең баласы да үзенә охшаш була, гадәттә.
Люция гадел, кирәк чакта ярдәм итә торган кеше. Бервакытта да «юк» дип әйтмәде. Үз сүзен, фикерен ничек бар, шулай әйтә белгәнгәме, Люция түрәләр белән низагка да керә иде.
Люциянең авырганын белгәч, шок хәлендә калдым. Үзенең авыруы турында ләм-мим – бер сүз әйтмәде. Соңгы чиккә җитә башлагач кына минем белән элемтәгә керде, – диде Олег Фазылҗанов.
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Закирова:
Люция ханым минем хәтеремдә һәрвакыт иҗади, актив, эшлекле, дустанә, аралашучан шәхес булып калачак. Ул һәрвакыт киңәшләр биреп, шаяртып, күңелебезне күтәреп тора иде.
Чаллыга беренче тапкыр гастрольгә килгәч, Люция ханым безгә үзендә кунарга тәкъдим итте. Кунакчыл, күркәм хуҗабикә безне ул чакта җылы каршы алды. Аның белән барлык темага да сөйләшергә мөмкин иде. Ул аналитик фикер йөртте.
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова:
– Әле дә хәтеремдә: безгә кунакка озын буйлы, чибәр хатын-кыз килгән иде. Люция апа иде ул. Ул әнигә бик ышанычлы итеп нәрсәдер сөйләде, ә әнием аның белән ризалашып, башын кагып утырды. Әнинең юбилее - иҗат кичәсе булырга тиеш, аннан соң табын әзерләргә кирәк. Азык-төлекнең кыйммәтләнгән чагы – кайдан, нәрсә алып була, шуны хәл итәргә кирәк. Кырыйдан караганда артистлар тормышы бай булып кына күренә инде. Иртән каядыр чыгып китеп, көне буена тавык һәм башка ризыкларны тегеннән-моннан алып, кайтып керәләр иде. Люция апа әнигә бик нык ярдәм итте.
***
Менә шундый язмыш. Бу язмыш адәм баласы өчен дәрес булсын иде. Җир йөзендә байлык та кирәкми, бер-береңнән узып, яхшырак булсын дип яшәү, мактану, көнләшү һәм хөсетлекнең бер файдасыз икәнлеген аңлыйсың. Бу дөньяда иң элек бары тик бер генә байлык – сәламәтлек һәм якыннарыңның яныңда булуы гына кирәк икән. Кешелек шуны аңласын иде.