Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Каберең өстендәге чәчәкләрдә - халык мәхәббәте": Хәния Фәрхигә бүген 59 яшь тулыр иде...

"Каберең өстендәге чәчәкләрдә - халык мәхәббәте": Хәния Фәрхигә бүген 59 яшь тулыр иде...

news_top_970_100
"Каберең өстендәге чәчәкләрдә - халык мәхәббәте": Хәния Фәрхигә бүген 59 яшь тулыр иде...
Бүген милләтебезнең иң яраткан җырчыларының берсе Хәния Фәрхигә 59 яшь тулыр иде. Ике ел элек ул кинәт кенә арабыздан китеп барды. Әмма аңа булган халык мәхәббәте сүнми, киресенчә - аны өзелеп сагынудан көчәя генә бара.

Социаль челтәрләрдә дә бүген - Хәния Фәрхине сагыну көне.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Хәния Фәрхинең кабере фотосын куйган.

"Бүген якын дустым, халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең туган көне. 59 яшь тулган булыр иде. Ике ел инде арабызда булмаса да, күңелемнән бер генә көн дә чыкканы юк. Урының оҗмахта булсын, Дустым. Син чын мәгънәсендә халык җырчысы идең. Каберең өстендәге чәчәкләрдә халык мәхәббәте. Тамашачың да сине сагына, юксына, дустым", - дип язган ул.

Безнең сайтта Гөлназ Шәйхинең Хәния Фәрхи турында истәлекләре дә урын алган иде. Хәния “Кеше күзенә карап, озак ятарга язмасын”, дия иде. Ходай аның ул теләген кабул иткән дигән язманы укыгыз.


Шагыйрә Зәлия Нуриәхмәтова Хәния Фәрхи рухына шигьри юллар багышлаган.


Татарча шоу-бизнес хәбәрләре турында язып баручы журналист Эльза Газизова Хәния Фәрхи белән төшкән уртак фотосын куйган.


Хәния Фәрхинең сеңлесенең кызы Галия Ибәтуллина үзәк өзгеч итеп язган:

"Апам!!! Туган көнең белән сине. 
Мин беләм... син ишетәсең, күрәсең, сизәсең минем өзелеп сагыныуымны! Миңа бииик авыр синсез. Сине уйламаган көн, сәгать, минут ЮК...
"Ты моя золотая", - дип әйтә идең дә, соңыннан өстәп куя идең: "Алтыным дигәч, көмешем, дип әйтергә кирәк, кызым!" Эээхх, барсы-барсы әйткән сүзләрең истә...
Синең урының оҗмахта, чөнки синең кебек кешеләр бу доньяда башка ЮК!
Мин сине яратам..." - дип язган Галия.


Галиянең постына бик күпләр шәрехләр калдырган. Алар арасында 90нчы еллар йолдызы Исхак хан да бар.

"Хәния апа. Мин аны яхшы белә идем. Минем иң якын дустым. Мин Казанда яшәгәндә, бергә чыгышлар ясый идек. Татарстан һәм Россия буенча концерт турында йөрдек. Кол Шәриф мәчете төзелешенә хәйрия концертында катнаштык. Шалтыратыша идек, аралаша идек. Матур һәм талантлы. Ул һәрвакыт минем хәтердә", - дип язган Исхак хан.

Татар эстрадасы йолдызы 2017 елны 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Апам!!! Туган көнең белән сине. Мин беләм...син ишетәсең, күрәсең, сизәсең минем өзелеп сагыныуымны! Миңа бииик авыр синсез. Сине уйламаган көн, сәгать, минут ЮК... "Ты моя золотая", - дип әйтә идең дә, соңнан өстәп куя идең: "Алтыным дигәч көмешем, дип әйтергә кирәк, кызым!" Эээхх, барсы-барсы әйткән сүзләрең истә... Синең урының оҗмахта, чөнки синең кебек кешеләр бу доньяда башка ЮК! Мин сине яратам... #ханияфархи #хэнияфэрхи

Публикация от • Галия • (@galiya_ibatullina)

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж.

Хәния Фәрхи исемендәге фестивальдән репортаж.

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа белән интервью.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым белән интервью.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100